Россия территориясенә яңа коронавирус йогышын кертү һәм таратуны чикләү буенча оператив штаб тарафыннан Бөекбритания белән ике арада туктатылган авиаэлемтә вакытын озайту турында карар кабул ителгән. Халыкның сәламәтлеген саклау өчен чикләү вакыты 2021 елның 16 мартындагы 23 сәгать 59 минутка кадәр озайтылган.
Элегрәк Россия, Бөекбритания территориясендә коронавирусның яңа штаммы ачыклану сәбәпле, 2020 елның 22 декабреннән 2021 елның 16 февраленә кадәр Бөекбритания белән авиаэлемтәне туктаткан иде.
Исегезгә төшерәбез, «Туризм индустриясендә һөнәре буенча иң яхшысы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсына (алга таба – конкурс) гаризалар кабул итү дәвам итә.
«Туризм индустриясендә һөнәре буенча иң яхшысы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы 2013 елдан бирле ел саен үткәрелә. Конкурс туризм индустриясендә хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрүгә, туризм һөнәрләренең абруен һәм хезмәт базарында белем бирү оешмаларын тәмамлаучыларга ихтыяҗ арттыруга, туризм индустриясенә квалификацияле белгечләр җәлеп итүгә, шулай ук бу өлкәдә казанышларны һәм алдынгы тәҗрибәне пропагандалауга юнәлтелгән.
Тулырак: https://russiatourism.ru/contents/Subyektam_turindustrii/luchshiy-po-professii/o-vserossiyskom-konkurse-professionalnogo-masterstva-rabotnikov-sfery-turizma-luchshiy-po-professii-v-industrii-turizma/
Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты автотуризмны, шул исәптән автокараванингны үстерү һәм Татарстан Республикасында автойортлар өчен кемпинглар төзү буенча эш алып бара. Хәзерге вакытта Казан Башкарма комитеты белән берлектә автокемпингны урнаштыру өчен шәһәр территориясендә муниципаль участок эзләү эше алып барыла. Шулай ук җир кишәрлеген хосусый заттан сатып алу вариантлары да карала.
Җир кишәрлеге сату мәсьәләләре буенча дәүләт программаларын үстерү һәм гамәлгә ашыру бүлеге җитәкчесе Т.Э.Курмаевка мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз: +7843222-90-50.
Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты, Татарстан Республикасының Цифрлы трансформация үзәге белән берлектә, «Минем субсидияләр» суперсервисына туризм тармагы өчен субсидияләр кертү өстендә эшли. Әлеге сервис ярдәмендә республика эшкуарлары дәүләттән субсидияләрне уңайлы, үтемле һәм тиз форматта рәсмиләштерә алачак. Хәзерге вакытта Дәүләт комитеты эшкуарлар белән очрашулар үткәрә, документлар җыйганда һәм тапшырганда нинди кыенлыклар белән очрашырга туры килүен ачыклый. Шулай ук әлеге механизмны камилләштерү турында да фикер алышына.
«Минем субсидияләр» суперсервисы эшкуарлар өчен яңа мобиль кушымта ул. Кушымта онлайн режимда дәүләт субсидияләрен һәм компенсацияләрен рәсмиләштерергә мөмкинлек бирә. Сервис функционалын киңәйтү һәм камилләштерү планлаштырыла: киләсе версияләрдә 12 министрлык һәм ведомстволардан 108 ярдәм чарасы тәкъдим ителәчәк.
Бөтен Россиядән 5000 укучы һәм студент гариза биргән инде!
Олимпиаданы «Казан милли тикшеренү технология университеты» югары белем федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе оештыра.
Олимпиада талантлы яшьләрне түбәндәге юнәлешләр буенча фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә җәлеп итү һәм белгечләр әзерләү сыйфатын арттыру максатында уздырыла: сервис, туризм, кунакханә эше, гомуми белем бирү учреждениеләрендә, шулай ук урта һәм югары белем бирү учреждениеләрендә география, җәмгыять белеме һәм тарих.
Чарада бөтен Россиядән 7-11 нче сыйныф укучылары, урта-махсус һәм югары уку йортлары студентлары катнаша ала. Катнашу өчен 2021 елның 19 февраленә кадәр әлеге сылтама буенча теркәлергә кирәк:
https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLSesaAhqFkaQK3oUlckvgIMPyGiUuzPDQX_otBOr041wVjro-w/viewform
Теркәлеп өлгерегез!
Рейтинг актив ял итәргә яратучы 10 меңнән артык һәвәскәрне сораштырганнан соң төзелгән.
«Зөя калкулыклары» курорты чаңгыда һәм сноубордта йөрү өчен иң яхшы урыннар арасында Россия буенча өченче булган. Бу хакта ТурСтат туристлык порталы хәбәр итә.
Портал аналитиклары мәгълүматлары буенча, Татарстан курорты 16% тавыш җыйган Шерегеш (Кузбасс) һәм «Роза Хутор» (Сочи) гына оттырган. Порталдан файдаланучыларның 10%ы «Зөя калкулыклары»на өстенлек биргән.
Соңгы вакытта сноуборд белән 3 миллионнан артык россияле мавыга. Сораштыруда актив ял яратучы 10 меңнән артык һәвәскәр катнашкан.
Бүген Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Айгөл Балахонцева башкаручы директоры Илдар Такиулин җитәкчелегендәге «Татарстан Республикасы пешекчеләре гильдиясе» ассоциациясе вәкилләре белән очрашты.
Фикер алышуның төп мәсьәләсе Татарстанны алга этәрү һәм милли кухня аша туристларны җәлеп итү мөмкинлегеннән гыйбарәт иде.
Исегезгә төшерәбез, 20 гыйнварда Казан Россиянең Гастрономия башкаласы дигән рәсми статус алды. Элегрәк 2018 һәм 2019 елларда Татарстан Республикасы National Geographic Traveler Awards премиясенең «Россиянең гастрономик туризмы» номинациясендә җиңүче булган иде.
Бүген Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Владимир өлкәсе вице-губернаторы Александр Ремига белән очрашты. Очрашуда шулай ук «Владимир өлкәсенең икътисадый үсеш агентлыгы» коммерциясез автоном оешмасы директоры Евгений Путилин, Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Айгөл Балахонцева һәм Дәүләт комитетының туриндустрияне үстерү бүлеге башлыгы Анастасия Софьина катнашты.
Сергей Иванов хезмәттәшләренә «Visit Tatarstan» туристлык брендын эшләү тәҗрибәсе, Татарстан Республикасы катнаша торган яңа турпродуктлар, регионара проектлар булдыру, Татарстан Республикасының туристлык продуктын алга җибәрү программасы турында, шулай ук туризм өлкәсендә кадрларны камилләштерү һәм эшчәнлекнең башка юнәлешләре турында сөйләде.
Белешмә өчен: Владимир өлкәсе – рус җиренең иң борынгы тарихи-сәнгать үзәкләренең берсе. Аңа кергән территорияләр элек-электән – Владимир-Суздаль кенәзлегенең, ә XVIII гасыр ахырыннан Владимир губернасының үзәк өлешен тәшкил иткән. Өлкә «Россиянең алтын боҗрасы» маршрутына керә. Сәфәрнең төп урыннарына Владимир Суздаль музей-тыюлыгына керүче һәм ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасының 8 объекты булган Владимир һәм Суздаль шәһәрләре керә. Биредә Монголия чоры һәйкәлләре урнашкан, 26 музей эшли, 180 артык тикшерү объекты бар, 10 мең кунакханә урыны бар.
2021 елның 15 февраленнән Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә Әзербайҗан (Мәскәү-Баку, атнага ике рейс) һәм Әрмәнстан (Мәскәү-Ереван, атнага дүрт рейс) белән халыкара авиаэлемтә яңартылган.
Ноябрьдә Татарстан Республикасының WorldSkills төбәк чемпионатында Сәгъдиана Рөстәмова конкурентлы көрәштә, 548 балл җыеп, беренче урын алган. Җиңү яулаганнан соң В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты – Татарстан Республикасы Махсуслаштырылган компетенция үзәге (СЦК) базасында «Кунакханәгә идарә итү» компетенциясе буенча 16-22 ел категориясендә көчәйтелгән күнегүләр чоры башланган.
Региональ чемпионат һәм аннан соңгы әңгәмәләр нәтиҗәләре буенча Сәгъдиана Рөстәмова WorldSkills чемпионатының «Отель администрациясе» компетенциясе буенча киңәйтелгән җыелма командасы составына һәм EuroSkills халыкара чемпионатында катнашу өчен илкүләм җыелма командага эләккән. Чемпионат 2021 елда Грац шәһәрендә (Австрия) узачак.