Кадрлар сәясәте

 

Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе С.Е. Иванов

«Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты коллективы – ул алга омтылучы һәм ирешелгән нәтиҗәләрдә генә тукталып калмыйча, төгәл максатлар куеп, катлаулы мәсьәләләрне нәтиҗәле хәл итә белүче үз эшенең чын остапларыннан торган команда. Без һәрвакыт коллективта дустанә мөнәсәбәт саклыйбыз, беркемне дә ярдәмебездән калдырмыйбыз!

Коллективыбызга үсәргә теләгән, эшкә җаваплы караган, безнең команданың лаеклы бер өлеше булырга омтылган кешеләрне көтеп калабыз!»

Республика хакимият органнарында гамәлгә ашырыла торган кадрлар сәясәте югары дәрәҗәле профессиональ кадрлар составын формалаштыруга юнәлдерелгән. Республиканың дәүләт хезмәтендә хезмәткәрләрнең потенциалын югары дәрәҗәдә ачу һәм аларга һөнәрдә һәм карьерада үсү мөмкинлекләре бирү өчен уңайлы шартлар тудыру буенча даими эш алып барыла.

Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турындагы барлык мәгълүмат Сезгә уңайлы булсын өчен түбәндәге бүлекләрдә тупланган.

«Хезмәткә керү» сылтамасы буенча квалификация таләпләре, бәйгеләр барышы, игълан ителгән бәйгеләр, кадрлар резервы һ.б. турында мәгълүмат алырга була.

«Хезмәт узу» бүлеге чиннар бирү тәртибен, аттестация, хезмәт культурасы, бүләкләр һ.б. турындагы мәгълүматларны үз эченә туплаган.

Дәүләт граждан хезмәтендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы норматив база белән «Норматив хокукый актлар һәм башка документлар» бүлегендә танышырга мөмкин.

Татарстан хакимияте органнарындагы  стажировка мәйданчыклары системасы турындагы барлык мәгълүмат тиешле бүлекләрдә урнаштырылган.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International