Дәүләт комитетында Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узды

2021 елның 29 марты, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең видеоязма режимында утырышы узды.

Комиссия утырышы барышында Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнары тарафыннан 2020 елда тапшырылган коррупциягә каршы тору чараларын гамәлгә ашыру турындагы белешмәләр буенча Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе тарафыннан әзерләнгән анализ нәтиҗәләре буенча күзәтүне карау; 2021 елның I кварталында Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетының коррупциягә каршы программасы чараларының үтәлеше турында; 2021 елның I кварталында норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза уздыру нәтиҗәләре турында; 2021 елның I кварталы өчен массакүләм мәгълүмат чараларында урнаштырылган һәм гражданнардан һәм юридик затлардан алына торган мөрәҗәгатьләрендә вазыйфаи затларның эшчәнлегендә коррупция күренешләре турындагы мәгълүматларны мониториглау нәтиҗәләре турындагы мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International