Санатории-России.рф броньлау порталы, илнең көньяк курортларын исәпкә алмыйча, туристлык буенча кешбэк программасы ярдәмендә шифаханәләрдә ял итү һәм дәвалану өчен Россиянең иң популяр төбәкләренең : «Кешбэк белән шифаханәдә ял итү өчен көньяк курортларга иң яхшы альтернативалар» дигән рейтингын тәкъдим иткән.
Мәскәү өлкәсе, Алтай крае, Татарстан Республикасы, Төмән өлкәсе һәм Карелия Республикасы туристлык буенча кэшбек программасы ярдәмендә шифаханәдә ял итү өчен Россиянең көньягында булмаган популяр 5 төбәкне тәшкил итә.
Шифаханәләрнең беренче унлыгында Татарстан шифаханәләрендә ял итү арзангарак төшәчәк, уртача алганда, бер кешегә яшәү, туклану һәм дәвалану өчен 2750 сум түләргә туры килә.
Барыннан да кыйммәтрәк – Ленинград өлкәсендә (уртача 4300 сум) һәм Алтай краенда (4150 сум). Мәскәү өлкәсе шифаханәләрендә кешбэк программасы буенча шифаханәләрдә ял итү һәм дәвалану өчен, уртача алганда, тәүлегенә 3120 сум акча тотыла.
Рейтинг Россия шифаханәләрендә кешбэк буенча ял итүнең популярлыгын тикшерү мәгълүматлары нигезендә төзелгән.
«Татар-информ» МА фотосы