Туризмның эчке юнәлешләре буенча эшләүче Татарстан Республикасы туроператорлары игътибарына!

2021 елның 25 марты, пәнҗешәмбе

Сезне 2021 елның 20-22 апрелендә узачак Кострома өлкәсе буенча реклама-мәгълүмат турында катнашырга чакырабыз. Инфо-тур Кострома өлкәсенең Икътисадый үсеш департаменты тарафыннан үткәрелә.

2021 елның 1 июненнән 31 августына кадәр «Кострома-Казан-Кострома» маршруты буенча авиаэлемтәне яңарту планлаштырыла. Һава транспорты белән алып бару «Кострома авиапредприятиесе» АҖ тарафыннан атнага бер тапкыр җомга һәм так атналарның дүшәмбе көннәрендә гамәлгә ашырылачак. Бер якка очу вакыты – 2 сәгать 5 минут, бер якка бару бәясе 3700 сум булачак.

Кострома өлкәсе белән алдан танышу һәм туристлык пакетларын планлаштыру өчен сезгә реклама-мәгълүмат турына сәяхәт кылырга тәкъдим итәбез. Турда катнашучылар Нерехт, Кострома, Волгореченск шәһәрләрендә, Лавров нәфис язу фабрикасында, Кострома ГРЭСында һәм Сумароков лосефермасында булачаклар.

Катнашучыларның Кострома өлкәсенә баруына бәйле чыгымнар кабул итүче як тарафыннан каплана. Транспорт чыгымнары – туроператор хисабына.

Катнашу мәсьәләләре буенча: Мөхәммәтшина Гөлнара Муса кызы, e-mail: G.Mukhametshina@tatar.ru, тел.: (843) 222 9041.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International