Инвестиция проектлары

Татарстан Республикасында шәһәр яны, табигый һәм экологик туристлыкны үстерү максатларында «Татарстан Республикасы шәһәрләре үсеше институты» фондының «Табигый территорияләрне һәм экотуристлыкны үстерү дирекциясе» профиль департаменты төзелде, ул Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты белән бергәләп табигатьтә ял итү өчен сыйфатлы һәм кулай шартлар тудыру өстендә эшли, шулай ук Татарстанның табигый территорияләрендә коммерциячел проектларны эшләтеп җибәрү буенча эшкуарлар һәм инвесторлар өчен уңайлы шартлар булдыруга зур игътибар бирә.

Дирекциянең https://ecotourism.tatar/ сайтында табигатьтә ял итү объектын ничек эшләтеп җибәрергә, шулай ук Татарстан Республикасының иң перспективалы рекреацион зоналары белән танышырга мөмкин.

Эшкуарларга һәм инвесторларга туры килә торган локацияләрне эзләү максатында республикада https://ecotourism-map.tatar/ цифрлы платформасы эшли башлады. Платформада якында урнашкан мәдәни мирас объектларын, табигать һәйкәлләрен, сукмак һәм туристлык маршрутларын, чишмәләрне, минераль суларны һәм пляжларны исәпкә алып, югары рекреацион потенциалы булган җир кишәрлекләре тәкъдим ителде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International