ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

Россиядә кунакханәләр төзүгә ташламалы кредит бирү программасы башлана. Мондый займнарны бирү кагыйдәләрен Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин раслаган.

Хәзер кунакханә бизнесы өлкәсендә инвестпроектларны гамәлгә ашыручы эшкуарлар елына 3-5% ставка буенча финанс ала алачак. Кредит килешүенең гамәлдә булу срогы –15 елга кадәр.

Ташламалы заемны хезмәткәрләренә эш хакы һәм түләү вакыты чыккан салым түләүләре буенча бурычлары булмаган оешмалар алырга мөмкин. Потенциаль заемчы шулай ук ликвидация яки банкротлык процедурасында да булырга тиеш түгел.

Алынган акчаны 5 мең кв. метрдан да ким булмаган мәйданлы яисә 120 номер фонды булган кунакханәләр урнаштыру өчен биналар төзү яки реконструкцияләүгә юнәлдерергә мөмкин. Шулай ук фондлары 150 номердан артса, күпфункцияле (офис яки сәүдә-күңел ачу) комплексларда урнашкан кунакханәләргә дә инвестицияләргә рөхсәт ителә.


12
февраль, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы отельләрендә «2+1» акциясе 2021 елның 30 апреленә кадәр гамәлдә булачак!

Акциянең шартлары элеккечә кала:

отельдә номерларга турыдан-туры бронь алганда (телефон буенча, электрон почта, шулай ук отель сайты аша) кунак, ким дигәндә ике төнгә урнаша икән, бушлай тәүлекләр ала, Казанның Иске Татар бистәсе буенча җәяүле экскурсия бүләк итеп бирелә. 12 яшькә кадәрге балалар, ата-ана белән бер номерда аерым йокы урыны бирелеп, өлкән кеше өчен түләнгән тариф нигезендә иртәнге аш белән түләүсез нигездә урнаштырыла.

Тәкъдим 2021 елның 30 апреленә кадәр гамәлдә булачак, акциядә «Neo Kazan Palace by Tasigo», «Relita-Kazan», «Клуб Отель Корона», «Шаляпин Палас Отель», «Гранд Отель Казан», «Амакс Сафар Отель», «Ибис Казань», «Ногай», «Особняк на Театральной», «Шушма», «Гвардейская», «На Сайдашева», «Астория», «People» отельләре, «Енот» һәм «People» хостеллары катнаша.

Башка кунакханәләрне дә акциягә кушылырга чакырабыз! Элемтә өчен – Умергалина Ләйсән Искәндәрова, Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетының туристлык продуктын үстерү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе: +7(843)222-90-38, e-mail: Lyaysan.Umergalina@tatar.ru. 

Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетының кадрлар резервына кертүгә конкурсларда катнашу өчен документлар кабул итү дәвам итә, түбәндәге бүлекләр буенча:

туристлык продуктын алга таба күрсәтү бүлеге («җитәкчеләр» категориясендә төп вазыйфалар төркеме, «белгечләр» категориясендә әйдәп баручы вазыйфалар төркеме);

туристлык индустриясен үстерү бүлеге («җитәкчеләр» категориясендә төп вазыйфалар төркеме).

Конкурста катнашу өчен документлар 2021 елның 18 февраленә кадәр Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетының эш көннәрендә (9.00 дән 18.00 гә кадәр) кабул ителә.

Конкурсны уздыру датасы 2021 елның 05 мартында дип күздә тотыла.

Конкурсны уздыру тәртибе турында өстәмә мәгълүмат алу өчен Дәүләт комитетының кадрлар һәм юридик эш бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була: (843) 222-90-29, 222-90-27.

Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты, «Татарстан Республикасы шәһәрләре үсеше институты» фондының Табигый территорияләрне һәм экотуризмны үстерү дирекциясе белән берлектә, Татарстан Республикасында табигый һәм экологик туризмны үстерүгә бәйле проектлар төзү перспективалары турында фикер алышу максатында, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары белән очрашулар уздырды.

Очрашу кысаларында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә табигый һәм экологик туризмны үстерү белән проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге һәм шул ук проектларны урман фонды җирләрендә кайсы шартларда гамәлгә ашыруның мөмкин булуына бәйле мәсьәләләр каралды. 

Шулай ук ташламалы кредит механизмнары һәм проектларны дәүләт/муниципаль хосусый партнерлык механизмнары аша гамәлгә ашыру мәсьәләләре дә күтәрелде. Әлеге мәсьәләләрне хәл итүдә эшкуарларга «Татарстан Республикасы шәһәрләре үсеше институты» фондының җитәкчесе Оксана Саргина рәислегендә Табигый территорияләрне һәм экотуризмны үстерү дирекциясе ярдәм итәчәк.

Бүген Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитетында Санкт-Петербургның Туризмны үстерү комитетындагы хезмәттәшләр белән очрашу булды. Очрашуда хокук белән тәэмин итү, дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге башлыгы Соболева Оксана Александровна һәм дәүләт программалары, планлаштыру һәм сатып алу бүлеге башлыгы Худилайнен Мария Ивановна катнашты.


11
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

14 февральдә республика районнарының берсе – Болгар, Чистай, Балык Бистәсе, Саба, Мамадыш, Арча районнарына романтик турга барырга тәкъдим итәбез.

Сез:

Мамадыштагы «Эйфель» манарасын янында мәхәббәтегезне җиткерә аласыз.

Балык Бистәсендә бембларны ашата аласыз.

Чистайда мәхәббәт турында шигырьләр укый аласыз.

Сабадагы гүзәл атка атланып, үзегезне рыцарь итеп тоя аласыз.

Ә бәлки, Арча районындагы Могҗизалар урманының әкияти геройлары иң мөһим тәкъдимне җиткерергә ярдәм итәр?

Боларның барысы да «Ял көннәрендә 1001 ләззәт» программасы буенча!

Исегезгә төшерәбез, «Ял көннәрендә 1001 ләззәт: газиз Татарстанда ял ит» программасы 2021 елга озайтылды

Тур бәясенә экскурсия программасы, туристлык күрсәтү объектларына керү билетлары, экскурсовод хезмәтләре, яшәү (1 төн), туклану (1 иртәнге аш, 2 төшке аш) керә.

Турның озынлыгы: 2 көн/1 төн

Катнашучылар саны: 2 кешедән башлана

Бәясе: 1 кешегә 2 200 сум

Бәягә нәрсә керә:

- яшәү (1 төн);

- туклану (иртәнге аш, 2 төшке аш);

- программа буенча экскурсияләр.

Барлык нечкәлекләре турында www.visittatarstan.com сайтында.

 


10
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

2021 елның 8 февраленнән башлап, үзара нигездә, Белоруссия белән пассажирлар тимер юл элемтәсе яңартылган.

 Шулай ук 8 февральдән башлап, үзара нигездә, Мәскәү-Минск даими авиарейслары саны атнасына өчтән бишкә кадәр арткан, шулай ук Ростова-на-Дону һәм Санкт-Петербургтан һәр аэропорттан атнага берәр рейс буенча үзара нигездә һава элемтәсе яңартылган.

8 февральдән шулай ук кара-каршы нигездә Мәскәү-Бишкек маршруты буенча Кыргызстанга даими рейслар саны атнасына бер рейстан өч рейска кадәр арткан.

Үзгәрешләр Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2021 елның 3 февралендәге 228-р номерлы күрсәтмәсе нигезендә кертелгән.

2021 елның 19 февраленә кадәр 7-11 нче сыйныф укучылары, урта һәм югары уку йортлары студентлары арасында сервис һәм туризм буенча IV Бөтенроссия олимпиадасында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлаган.

Олимпиада 2021 елның 1 февраленнән 31 мартына кадәр уздырыла.

Катнашуга заявкалар 19 февральгә кадәр әлеге сылтама буенча кабул ителә:  https://forms.gle/1rHAtVZU3AsRbYpX7

Рәсми мәкалә КНИТУ сайтында: https://www.kstu.ru/event.jsp?id_a=24247&id=118494


9
февраль, 2021 ел
сишәмбе

2021 елның 16 мартыннан 18 мартына кадәр Мәскәүдә «Крокус Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә MITT Халыкара туризм күргәзмәсе узачак. Татарстан Республикасының туризм тармагындагы мәнфәгатьле вәкилләрне «Visit Tatarstan» берләштерелгән стендында катнашырга чакырабыз! MITT – Россиядә «Туризм һәм ял» категориясендә иң эре күргәзмә, бөтен дөньядан үз продуктларын һәм хезмәтләрен Россия базарында тәкъдим итә торган илләр, төбәкләр һәм туристлык компанияләре өчен халыкара эшлекле мәйданчык булып тора. Күргәзмәдә катнашучылар һәм килгән кунаклар туристлык ассоциацияләре вәкилләре белән очрашу, яңа клиентлар һәм партнерлар табу, шулай ук эшлекле программаның уникаль чараларында туристлык индустриясе трендлары турында белү мөмкинлегенә ия булачак. Татарстан Республикасы берләштерелгән стендында катнашуга гаризалар Lyaysan.Umergalina@tatar.ru электрон адресына яисә 8 (843) 222-9038 телефоны буенча кабул ителә, белешмә өчен – Ләйсән Умергалина. Гаризалар тапшыру срогы – 2021 елның 20 февраленә кадәр.

Сергей Иванов Татарстан Республикасы шифаханә-курорт комплексын үстерү программасы проектын әзерләү кысаларында узган «Татарстан Республикасы шифаханәләренең халык сәламәтлеген саклау һәм торгызу буенча стратегик әһәмияте» дигән түгәрәк өстәл утырышында катнашты. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар Татарстан шифаханәләрендә даими тернәкләндерү мәсьәләсе – шифаханә-курорт туризмы сегментында яңа турпродукт булдыру турында фикер алышты. Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе сүзләренә караганда, хәзерге вакытта кешеләрне тернәкләндерү өчен махсус сәламәтләндерү программаларын эшләргә кирәк. «Бу продукт татарстанлыларга да, башка регионнарга да кызыклы булачак. Бу безнең конкурент өстенлегебез булачак. Татарстан Республикасында зур шифаханә-курорт комплексы бар. Шифаханәләрдә 4,5 меңгә якын номер бар, бу, һичшиксез, мондый актуаль тәкъдимгә булган ихтыяҗны канәгатьләндерәчәк», – дип билгеләп үтте Сергей Иванов.   Чарада шулай ук «Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе» берлеге рәисе Елена Кузьмичева, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, шифаханәләр, иҗтимагый оешмалар, шифаханә-курорт тармагын үстерү өчен җаваплы Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнаша.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International