ЯҢАЛЫКЛАР


1
март, 2021 ел
дүшәмбе

Әлеге программадан иң аз торгызылган тармакларга караган компанияләр файдалана алачак.

Хөкүмәт зыян күргән тармаклардан бизнеска ярдәм күрсәтүен дәвам итәчәк. Мондый ярдәм чараларының берсе «ФОТ 3.0» дигән яңа ташламалы кредит программасы булачак, аңа 7,7 млрд.сум тирәсе акча юнәлдереләчәк. Программаның шартлары турындагы карарны Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалаган.

«ФОТ 3.0» алдагы ташламалы «ФОТ 2.0» программасына алмашка киләчәк, аның гамәлдә булу вакыты 1 апрельдә тәмамлана. Узган тугыз ай дәвамында ул бизнеска эш урыннарын саклап калырга ярдәм иткән, коронавирус аркасында зыян күргән кече һәм урта эшкуарларга ярдәм итү буенча иң кирәкле чараларның берсе булган.

Аларның барысына да кризиска кадәрге дәрәҗәгә әйләнеп кайта алмаганлыктан, Хөкүмәт программаны озайтырга булган. Яңа форматта кредит ставкасы 3% тәшкил итәчәк. Беренче яртыеллык дәвамында заемчы төп бурычны һәм кредит буенча процентларны түләмәячәк. Икенче яртыеллыкта моны ай саен тигез өлешләргә бүлеп түләргә мөмкин булачак.

Яңа программада зур булмаган компанияләр дә, шулай ук иң аз торгызылган тармаклардан эре компанияләр дә катнаша ала. Алар арасында – кунакханә һәм ресторан бизнесы, мәдәният, туризм, спорт һәм күңел ачу өлкәсе. Кредит күләме оешмада эшли торган хезмәткәрләр санына бәйле булачак. Максималь сумма – 500 млн. сум.

«Свияжск утрау-каласы» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы һәм «Ленивый Торжок» тарихи фехтование һәм реконструкция үзәге» ассоциациясе сезне 2021 елның 14 мартында «Свияжскта май чабу» бәйрәменә чакыра.

Туган төбәгеңдәге иң яраткан урыннарыңны видеога төшер һәм дөньяга күрсәт!

#странаоткрытий #названиегорода хештеглары белән TikTok каналына куй.

Синең шәһәр – иң яхшысы булуын расла!

Уникаль контентыңны көтеп калабыз!

2021 елның 9 мартында старт алабыз!

Мәктәп укучылары өчен «Ачышлар иле» бөтенроссия видеороликлар белем бирү-туризм конкурсы – үз төбәгенең амбассадоры һәм популяр блогеры булу өчен уникаль мөмкинлек.

2021 елның 11 апреленә кадәр шәһәрләребездәге яраткан урыннар турында бөтен дөньядагы туристларны кызыксындыра алган видеоролик төшерәбез һәм TikTok каналындагы сәхифәбездә күрсәтәбез.

Хештеглар куй

#странаоткрытий

#названиегорода

Тулырак: http://yourguide.cityofdiscoveries.moscow/

 

 

 

 


26
февраль, 2021 ел
җомга

Бүген Дәүләт комитетында Татарстан Республикасы туристлык тармагы вәкилләренә zoom форматында Саха (Якутия) Республикасының туристлык потенциалы турында презентация күрсәтелде. Очрашуда Татарстан Республикасы ягыннан Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Айгөл Балахонцева, Татарстан Республикасының Туристлык агентлыклары ассоциациясе президенты; Рамил Мифтахов һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының төбәкара элемтәләрне үстерү бүлеге башлыгы Наталья Никитина катнашты.

Саха Республикасыннан Саха Республикасының Эшкуарлык, сәүдә һәм туризм министрлыгының туризм индустриясе бүлеге җитәкчесе Тамара Соловьева, Туризм һәм территориаль маркетинг агентлыгы генераль директоры Наталья Тюкавкина, Саха (Якутия) Республикасы вәкиле  Рамил Закиров һәм башкалар катнашты.

Бүген Татарстан Дәүләт Советында «Татарстан Республикасында экологик, авыл һәм сәнәгать туризмын үстерү» дигән темага түгәрәк өстәл утырышы узды.

2020 елда Татарстанда туристлар агымы 1,9 млн. кеше тәшкил иткән, бу аннан алдагы ел белән чагыштырганда 47% кимрәк. Туристлык агымын кризиска кадәрге күрсәткечләргә кадәр төбәктә эре чаралар блоклары ярдәмендә торгызырга планлаштыралар. Алар хакында бүген ТР Дәүләт Советында узган түгәрәк өстәлдә ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов сөйләде. «Туризм өлкәсендә 2020 елда иң зур югалту күзәтелде. 2020 елда Татарстанда туристлар агымы 1,9 млн. кеше тәшкил иткән, бу аннан алдагы ел белән чагыштырганда 47% кимрәк. Узган елда туризм өлкәсенең күләме якынча 19 млрд. сум тәшкил иткән, бу, аннан алдагы ел белән чагыштырганда, 40% ка кимрәк. Без яңа җирекләр һәм мөмкинлекләр күрдек. 2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясендә һәм 2021 елга кадәр һәм 2030 елга кадәрге план чорына туризмны үстерү стратегиясендә чагылдырылган туризм өлкәсен үстерүнең өстенлекле юнәлешләре буенча эшләр дәвам итте», — диде ул.

16-20 март көннәрендә «Татарстан Республикасы Туристлык волонтерлары ассамблеясе» коммерциясез автоном оешмасы, Туристлык буенча дәүләт комитеты белән берлектә, Татарстанның югары уку йортларында туристлык, сервис һәм кунакханә эше факультетларында белем алучы студентлар өчен профильле-белем бирү сменасын уздыра.

Татарстан Республикасының туризм һәм кунакчыллык өлкәсендәге иң яхшы экспертлары үзләренең лекцияләрен укыячак һәм иҗади дәресләр үткәрәчәк. Смена туристлык индустриясендә профессиональ үсеш алырга ярдәм итәчәк һәм тикшеренү эшләре өчен өстәмә материаллар бирәчәк.

Сменада катнашу бушлай.

Катнашу өчен 18 яшьтән башлап 24 яшькәчә студентлар чакырыла.

Катнашу турындагы гаризаны телефон аша яки 12 мартка кадәр july.bashirova2011@yandex.ru электрон почта адресына язып тапшырырга була.

Республика һәм федераль ММЧ журналистларын коронавирус йогышыннан соң тернәкләндерү программалары башланып киткән шифаханәләр белән таныштырдылар. 25-26 февраль көннәрендә матбугат туры узды.

Татарстан шифаханәләре буенча матбугат турын Туристлык буенча дәүләт комитеты ярдәмендә Татарстан Республикасы Шифаханәләр ассоциациясе үткәрде.

Иң беренче булып "Радуга" шифаханәсе күрсәтелде, анда журналистлар шифаханәне өйрәнде, номерлар фондын карап чыкты, дәвалау базасын карадылар һәм шифаханәдәге шартлар, бәяләр һәм ял һәм тернәкләндерү программаларының тупланышы турында сораулар бирделәр.

Алга таба журналистларга «Жемчужина» һәм «Космос» шифаханәләре күрсәтелде.

Артель һәм Чэрем рестораннары WHERETOEAT RUSSIA 2021 Илкүләм ресторан премиясенең ТОП-листына эләккән. Алар 46 нчы һәм 47 нче урыннарны яулаганнар. Топ-50 исемлегендә, Казаннан тыш, Мәскәү, Санкт-Петербург, Краснодар һәм Ростов, Владивосток, Екатеринбург, Сочи һәм Красноярск рестораннары да бар.

Билгеләп үтик, «ReLab» бары шулай ук Россиядәге иң яхшы барларның шорт-листына эләккән иде.

 


25
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның гыйнварыннан башлап аккредитацияләнгән оешмалар тарафыннан кунакханәләрне классификацияләү, тау чаңгысы трассаларын классификацияләү, комлыкларны классификацияләү нияте турында әлеге эшләрне гамәлгә ашыру планлаштырылган Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең вәкаләтле органнарына хәбәр итүнең яңа тәртибе, шулай ук мондый белдерүнең формасы да гамәлдә. Тулырак: https://tourism.tatarstan.ru/postanovlenie-ob-utverzhdenii-pravil.htm?pub_id=2703702


24
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

2021 елның гыйнварыннан башлап аккредитацияләнгән оешмалар тарафыннан кунакханәләрне классификацияләү, тау чаңгысы трассаларын классификацияләү, комлыкларны классификацияләү нияте турында әлеге эшләрне гамәлгә ашыру планлаштырылган Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең вәкаләтле органнарына хәбәр итүнең яңа тәртибе, шулай ук мондый белдерүнең формасы да гамәлдә.

Тулырак: https://tourism.tatarstan.ru/postanovlenie-ob-utverzhdenii-pravil.htm?pub_id=2703702

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International