2021 елның 22 мартында хезмәт культурасын үстерү чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Ивановның яңа билгеләнгән дәүләт граждан хезмәткәрләре һәм профильле структур бүлекчәләр белгечләре белән кереш очрашуы узды.
Очрашу барышында Татарстан Республикасында туризм тармагын үстерүнең өстенлекле юнәлешләре, Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты функцияләре һәм вәкаләтләре, шулай ук коллективтагы һәр хезмәткәрнең төп бурычлары һәм вазыйфаи (хезмәт) бурычлары турында фикер алыштылар.
Яшь дәүләт граждан хезмәткәрләрендә һөнәри белем һәм осталык формалаштыру, вазыйфаи бурычларны тиешенчә үтәү максатында аларга тәҗрибәле остазлар беркетелгән.
Яңа билгеләнгән хезмәткәрләр «Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының хезмәт культурасы» методик әсбабының эчтәлеге белән таныштылар, «PROслужбу.Татарстан» мобиль кушымтасын күчертеп алдылар.