Дәүләт комитетының тарихы

Татарстан Республикасы Президентының “Татарстан Республикасының Туристлык буенча агентлыгы турында” 2014 елның 03 мартындагы ПУ-235 номерлы Указы нигезендә Татарстан Республикасының Туристлык буенча агентлыгы булдырылды.

2014 елның 20 мартыннан “Татарстан Республикасының Дәүләт сатып алулары идарәсен һәм Татарстан Республикасының Туристлык буенча агентлыгын үзгәртү турында” ПУ-286 номерлы Татарстан Республикасы Президенты Указының 2 п. нигезендә Татарстан Республикасының Туристлык буенча агентлыгы Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты итеп үзгәртелде, һәм шулай ук Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитетының Татарстан Республикасының Туристлык буенча агентлыгының хокуклы варисы булуы билгеләнде.

2014 елның 24 мартыннан “С.Е. Ивановны Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе итеп билгеләү турында” ПУ-298 номерлы Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә Иванов Сергей Евгеньевич Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе итеп билгеләнде.

 

2014 елның 12 апреленнән “Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты мәсьәләләре” хакында 234 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән расланган Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты турында нигезләмә нигезендә Туристлык буенча дәүләт комитеты Татарстан Республикасының тармакара компетенциясендәге, туристлык индустриясен һәм кунакчыллыкны үстерү максатларында туристлык өлкәсендә һәм тармакара йогынты ясашуда һәм Татарстан Республикасының министрлыклары һәм ведомстволары белән килештерү өлкәсендә дәүләт идарәсе буенча функцияләрне башкаручы  Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте башкарма органы булып санала.

 

Соңгы яңарту: 2024 елның 26 гыйнвары, 20:14

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International