2021 елның 7 апрелендә сезне Үзбәкстан Республикасының туристлык потенциалын, шул исәптән Казан Ратушасында узачак хаҗи зиёрат-туризм презентациясендә катнашырга чакырабыз. (Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 33).
Үзбәкстаннан «Diplomatic Travel», «Muslim Tour», «Real Dreams», «Geo Tur Servis», «Mauras Travel», «Akbar Travel», «Sanat Travel», «Bravo Tour», «East Asia Point», «International Caravan Travel», «Central Asia Travel» туроператорлары үз тәкъдимнәрен һәм маршрутларын тәкъдим итәчәк.
Презентация тәмамлангач, Казан Ратушасында концерт программасы белән бергә милли аш-сулы рәсми кабул итү булачак.
Чара 14:00 сәгатьтә башлана. Теркәлү таләп ителә.
Катнашуны раслау өчен: Батталова Алинә Илдар кызы, e-mail: Alina.Battalova@tatar.ru, тел.: (843) 222 9048.