«Спорт, сәламәт яшәү рәвеше, туризм» номинациясендә проектлар грант конкурсында катнашырга чакырабыз.
Конкурста 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге яшьләр һәм югары белем бирү оешмалары (казна учреждениеләреннән тыш) катнаша ала. Алар конкурс уздыруга кимендә бер ел алдан теркәлгән булырга тиеш.
Физик затлар өчен грантның максималь күләме – 2,5 млн. сум, уку йортлары өчен 15 млн. сум тәшкил итә. Катнашу өчен гаризаны АИС «Молодежь России» порталында grants.myrosmol.ru сылтамасы буенча бирергә мөмкин.