Волонтерларның мобильлек программасы кысаларында граждани активлык һәм иреклелек өлкәсендә укыту стажировкаларын оештыруга конкурс старт алган. Анда теркәлгән коммерциясез оешмалар яки социаль әһәмиятле проектларны һәм программаларны тормышка ашыручы дәүләт һәм автоном бюджет учреждениеләре, шулай ук РФ территориясендә төбәк дәрәҗәсендә ирекле программалар катнаша ала.
Гаризалар ЕИС DOBRO.ru системасында ел дәвамында өзлексез рәвештә бирелә. Конкурс ике номинация буенча үткәрелә:
«РФ төбәкләрендә стажировка». Бу номинациядә теркәлгән коммерциясез оешма, төбәк дәрәҗәсендә ирекле программаларны гамәлгә ашыручы һәм Россия Федерациясе субъекты башкарма хакимияте органнарына ярдәм итүче дәүләт яки автоном бюджет учреждениесе катнаша ала.
«СЮ КО базасында стажировка». Бу номинациядә Россия Федерациясе территориясендә социаль әһәмияткә ия проектларны һәм программаларны гамәлгә ашыручы социаль юнәлешле коммерциясез оешма катнаша ала.
Конкурсның беренче дулкынында катнашу өчен гаризаларны кабул итү – 31 мартта, икенче дулкында – 31 июльдә, өченче дулкында – 30 ноябрьдә Мәскәү вакыты белән 23:59 сәгатьтә тәмамланачак. Заявка кампаниясенә нәтиҗәләр апрель, август, декабрь айларында ясалачак.
Конкурста җиңүчеләргә стажировка үткәрү өчен акча, мәгълүмати ярдәм, практикаларны башка регионнарга тарату мөмкинлеге, стажировкада алынган тәҗрибәләрне нәтиҗәле гамәлгә кертүгә әзер булган катнашучыларны сайлап алу, стажировканы әзерләү һәм уздыру этабында консультация ярдәме күрсәтелә.
2019-2020 елларда Волонтерларның мобильлек программасы кысаларында Россия Федерациясе регионнарында 12 укыту стажировкасы, шулай ук социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар базасында 10 стажировка үткәрелгән.
Конкурс турында тулырак мәгълүмат порталда: https://dobro.ru/