Татарстан Республикасы 2020 ел йомгаклары буенча Россия төбәкләренең вакыйгалы потенциал рейтингында топ-3 исемлегенә эләккән

2021 елның 30 марты, сишәмбе

Тикшеренүне R&C күргәзмә фәнни-тикшеренү үзәге үткәргән. Россия төбәкләре түбәндәге күрсәткечләр буенча анализланган:

махсус инфраструктура һәм матди-техник база булуы; төбәкне эчке һәм тышкы базарларда туристик дестинация буларак таныту программасы булуы; төбәкнең конгресс-күргәзмә потенциалын үстерү буенча расланган сәясәт булуы; югары дәрәҗәдәге әһәмиятле вакыйгаларны җәлеп итү һәм үткәрү тәҗрибәсе; туристларны җәлеп итү һәм дестинациянең транспорт ягыннан җәлеп итүчәнлеге.

Экспертлар Татарстан Республикасының эре халыкара чараларны уздыру тәҗрибәсен югары бәяләгән. Башка күрсәткечләр буенча Татарстан позицияләре һәм исәпләү методикасы белән әлеге сылтама буенча танышырга мөмкин: http://rnc-consult.ru/publications/reyting-sobytiynogo-potentsiala-rossiyskix-regionov-2020.html.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International