Бүген үк Татарстан башкаласыннан Ульяновскига «Михаил Девятаев» дигән яңа метеорда барырга мөмкин. Рейслар һәр җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Казан елга портыннан китә.
20 майда Дубай шәһәрендә Park Regis Kris Kin кунакханәсендә җирле туроператор Al Rayah һәм Fly Dubai авиакомпаниясе ярдәме белән 100 туроператор һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре турагентлары белән очрашу узды.
Бу атнада Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» ХV халыкара икътисадый форумы старт алды.
Кунакларны республиканың төп туристлык үзәкләре – Казан Кремле, Зөя утрау-шәһәрчеге, Бөек Болгар, Алабуга һәм Тәтеш шәһәрләре кабул итте. Узган ел белән чагыштырганда, килүчеләр саны 40% һәм аннан да күбрәк булды.
Тизлекле М-12 трассасы май бәйрәмнәрендә Татарстанга туристлар агымын арттырды. Беренче май чорында Казанга яңа трасса буенча кунаклар белән 5 000нән артык автомобиль килде.
Бүген Г.Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында Nordwind авиакомпаниясе самолеты төште, ул беренче тапкыр Улан-Удэ-Казан маршруты буенча рейс ясады.
Бүген Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов «Җиңү диктанты» тарихи-агарту акциясендә кунакта булды. Чарада катнашучылар - 8б сыйныф укучылары, Казан шәһәренең 31нче мәктәбе администрациясе һәм педагоглары.
«Казан марина» туристлык территориясе өчен иң яхшы логотип конкурсында беренче урынны алган Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студенты Аделина Бикмуллина Мәскәүдә сәфәрдә. Визит кысаларында Аделина «Россия» күргәзмәсенең иң яхшы экспозицияләре һәм башкаланың истәлекле урыннары белән танышты. Сәфәрнең төп максаты - «Корпорация Туризм.РФ» АҖ эшчәнлеге һәм аның проектлары белән танышу.
2024 елда М-12 трассасы ачылу нәтиҗәсендә республика өстәмә кунаклар агымын көтә, шул исәптән Зөя утрау-шәһәрчегенә дә.
Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында оештырылган туристлык тармагының кадрлар потенциалын үстерү үзәгендә Курск, Калуга өлкәләреннән, Донецк Халык Республикасыннан, Дагыстан, Удмуртия Республикаларыннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән командалар белем ала. Уку заманча цифрлы җиһазлар кулланып, турыдан-туры-читтән торып уза.