ЯҢАЛЫКЛАР


5
июнь, 2024 ел
чәршәмбе

Чаллы шәһәрендә Кама елгасы ярында ике пляж ачылды: «Яңа шәһәр» районында – Sundale Beach Club һәм ГЭС бистәсендә – «Су Анасы», шулай ук «Добрый ветер» вейк-паркы да эшли башлады.


4
июнь, 2024 ел
сишәмбе

Казанда 01 июньдә «Кунакчыл Казан» проекты старт алды. Visit Tatarstan өч мәгълүмат чатыры урнаштырылган, аларда Татарстан Республикасы туристлык волонтерлары ассамблеясыннан балалар җәй буе республика кунаклары белән эшләячәк.


3
июнь, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты «Северный Ветер» авиакомпаниясе белән берлектә 2024 елның 30 маеннан 02 июненә кадәр Татарстанда Якутиядән 15 блогер, журналист һәм туроператор вәкилләре өчен мәгълүмат турын үткәрде.


31
май, 2024 ел
җомга

2024 елның 1 июненнән башлап, «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында, Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты 2024 елда дәүләт (муниципаль) учреждениеләре булмаган юридик затларга һәм  шәхси эшкуарларга Татарстан Республикасы территориясендә капиталь булмаган модульле урнаштыру чараларын булдыруга инвестиция проектларын гамәлгә ашыруга бәйле чыгымнарының бер өлешен Татарстан Республикасы бюджетыннан финанс белән тәэмин итү максатларында сайлап алу бәйгесен башлап җибәрә.


29
май, 2024 ел
чәршәмбе

ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты делегациясе бу көннәрдә Эр-Риад  шәһәрендә Riyadh Travel Fair күргәзмәсендә катнаша.


28
май, 2024 ел
сишәмбе

24-27 май көннәрендә Татарстанда, Чувашиядә һәм Мари Эл шәһәрендә Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты, Мари Эл Республикасы Спорт һәм туризм министрлыгы һәм Чуаш Республикасы Икътисадый үсеш һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан Россиядән 40 туроператор өчен «Бөек Идел юлы» илкүләм туристлык маршруты буенча реклама-мәгълүмат туры үткәрелде.

24-27 майда Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты Лаос Халык-Демократик Республикасыннан Champamay Travel туристик компаниясен кабул итте.


25
май, 2024 ел
шимбә

Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты «Северный Ветер» авиакомпаниясе белән берлектә Бурятиядән журналистларны һәм блогерларны Татарстанга матбугат турына чакырды. Бу атнада кунаклар истәлекле урыннар белән таныштылар, татар ашларын сынап карадылар, шулай ук үз куллары белән милли күннән сувенирлар ясарга өйрәнделәр.


24
май, 2024 ел
җомга

Бүген «Бөек Идел юлы» маршруты буенча реклама-мәгълүмат туры кысаларында Казанга Россиянең 15 төбәгеннән 40 туроператор килде.


23
май, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының туристлык потенциалын алга сөрү максатыннан, Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты делегациясе бу көннәрдә Оман Солтанлыгында роуд-шоу үткәрә. Хезмәттәшлекне үстерү потенциалы турында фикер алышу өчен 23 майда ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Оман Солтанлыгының туристлык һәм мәдәни мирас министры урынбасары Аның Югарылыгы Азаан Әл Бусайди Azaan белән очрашу үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International