«Кунакчыл Казан» проектына йомгак ясалды

2024 елның 13 сентябре, җомга

Инде 15 ел рәттән туристларга уңайлы булсын өчен Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты «Татарстан Республикасы туристлык волонтерлары ассамблеясе» АКО белән берлектә «Кунакчыл Казан» мәгълүмати проектын уздырды. Өч җәй дәвамында шәһәрнең иң җанлы нокталарында туристлык волонтерлары эшләде һәм кунакларга Татарстанның истәлекле урыннары турында сөйләделәр, экскурсиягә кая барырга, татар ашларын кайда татып карарга һәм башка бик күп мәсьәләләр буенча консультацияләр бирделәр. Җәй буена волонтерларга 45 меңгә якын турист мөрәҗәгать иткән.

Волонтерлар Казанның иң популяр туристлык урыннарында – 1 Май мәйданында, Бауман урамы сәгатьләре янында һәм Галиәсгар Камал исемендәге театр каршындагы мәйданда урнаштырылган Visit Tatarstan брендлы мәгълүмат чатырларында эшләде. 

Әлеге проект кысаларында профильле факультетлар студентлары туристларга Казан һәм Татарстан Республикасының истәлекле урыннары турында мәгълүмат бирделәр, шәһәрдә ориентлашырга булыштылар, шулай ук Казан, Бөек Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчегенең 3 телдә – рус, татар һәм инглиз телләрендә чыгарылган бушлай туристлык карталарын тәкъдим иттеләр.

Шәһәр кунаклары арасында мондый консультацияләргә ихтыяҗ зур – 1 июньнән 31 августка кадәр чатырларга 45 меңгә якын турист мөрәҗәгать иткән. Россиянең безгә кунаклар килгән ТОП шәһәрләре исемлегенә Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Түбән Новгород, Самара, Махачкала, Новосибирск кергән. Волонтерлар Татарстан турында сөйләгән чит ил туристлары безгә Беларусь, Әрмәнстан, Казахстан, Азербайҗан, Германия, Франция, Мисыр, Испания, Португалия, Грузия, Һиндстан, Кытай, Бөекбритания, Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм башка илләрдән килгәннәр.

«Кунакчыл Казан» проекты яшьләрне туристлык өлкәсенә җәлеп итүгә һәм туристларга мәгълүмати хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрергә ярдәм итә, бу «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына җавап бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International