Кытай телен белүче белгечләрне туплау турында белдерү

2024 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының халыкара элемтәләренең һәм чит ил юнәлешләреннән Казанга очу программасының актив үсүенә бәйле рәвештә, ТР Туристлык буенча дәүләт комитетында чит ил туристларын кабул итү һәм аларга хезмәт күрсәтү өчен кытай телен белүче белгечләрне җыялар.

Узган ялларда «Шанхай – Казан» маршруты буенча даими рәвештә пассажирлар йөртү старт алды. Быел һәм аннан соңгы елларда Татарстан Республикасы белән танышу өчен күп санда Кытай туристлары килер дип көтелә. Кытай туристлары белән эшләү өчен ТР Туристлык буенча дәүләт комитетында кытай телен белүче белгечләр җыела.

Әгәр сез Кытай мәдәниятен өйрәнәсез яки инде аңа чумган булсагыз, шул ук вакытта чит ил кунаклары белән эшләргә һәм Кытай туристлары өчен квалификацияле экскурсовод булырга телисез икән, сездән сылтама буенча кыска форманы тутыруыгызны сорыйбыз: https://forms.yandex.ru/u/66fd42fde010db67e60c2bf4/.

Сораштыруны 7 октябрьгә кадәр тутырырга кирәк. Соңыннан без Сезне әңгәмәгә чакырырбыз, анда Сез үзегез турында, мотивациягез турында сөйләрсез һәм кытай телен белү дәрәҗәсен күрсәтерсез.

Тестны уңышлы узган һәркемгә ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты экскурсовод һөнәрен алуда ярдәм итәчәк.

Фотография: «Казан» аэропорты матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International