Зеленодольск районында яңа «Ёлки» глэмпингы үз ишекләрен ачты

2024 елның 16 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы глэмпинглары картасы «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында дәүләт субсидиясе ярдәмендә тагын бер проект белән тулыланды.Республиканың Зеленодольск районында, Казаннан 40 минутлык юл ераклыгында, «Ёлки» дигән яңа тематик глэмпинг үз ишекләрен ачты. Субсидия капиталь булмаган модульле чараларны сатып алу һәм монтажлауга бирелгән, эшкуар үзе дә территорияне төзекләндерүгә һәм йортларга коммуникацияләр үткәрүгә өлеш керткән.

«Ёлки» глэмпингы бик матур урында – матур урман биләмәсендә, нарат һәм каеннар арасында, Татарстан Республикасының Зеленодольск районында – Идел буе култыгында урнашкан. Ял базасыннан ерак түгел Барлык диннәр храмы, В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе урнашкан һәм кунаклар өчен дә, республика халкы өчен дә кызыклы булган башка урыннар бар.

Ял итүчеләргә 7 уңайлы ике катлы йорт тәкъдим ителгән. Һәр йортта ашау зонасы, санузел һәм башка уңайлыклар бар. Шулай ук ял итүчеләр һәр йорт янында урнашкан фурако һәм мангаль зона хезмәтләреннән файдалана алалар.

Киләчәктә өстәмә хезмәтләр күрсәтүне үстерү планлаштырыла: велосипедлар, катамараннар һәм башка җиһазлар прокаты, шулай ук глэмпингның номерлар фондын киңәйтү, шул исәптән «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларындагы ярдәм чаралары исәбенә дә, күздә тотыла.

«Ёлки» глэмпингы турында тулырак мәгълүмат белән социаль челтәрләрдә әлеге сылтамалар буенча танышырга мөмкин: https://t.me/elkiglamping һәм https://vk.com/elkiglamp.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International