28-29 сентябрьдә Бөек Болгарда «Үткәнгә сәяхәт» тарихи фестивале узачак

2024 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Бу ялларда Болгар музей-тыюлыгы территориясендә «Болгар. Үткәнгә сәяхәт» яңа тарихи фестивале узачак. Чара «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты ярдәмендә уздырыла. Ике көн кунаклар өчен 10 мәйданчык эшләячәк, анда һәркем урта гасыр атмосферасына чума алачак.

Фестиваль мәйданчыклары борынгы Болгар шәһәренең дүрт тарихи чорына бүленәчәк – Идел Болгары, Алтын Урда, Казан ханлыгы, Рус дәүләте. Бөтен фестивальнең төп вакыйгасы булып XVII гасыр Мәскәү рейтерлары реконструкторларының, яңа строй кавалеристларының утлы корал белән тематик сугышлары торачак.

Кунакларны театр тамашалары, тематик көрәшләр, 15 урта гасыр һөнәрләре буенча мастер-класслар, тарихи ярминкә, балалар, гаилә ялы өчен махсус мәйданчыклар, тулы цикллы тарихи кухня һәм башкалар көтәчәк.

Оештыручылар тарафыннан Россиянең һәм Татарстанның танылган төркемнәре катнашында кичке музыкаль программа планлаштырылган. Чараның якты финалы – тамашалы фаер-шоу булачак, анда утлы тамашалар урта гасыр музыкасы белән үрелеп барачак.

Чарага керү – ирекле. Фестивальнең программасын һәм тулырак мәгълүматны «Болгар. Үткәнгә сәяхәт» фестиваленең социаль челтәрләрендә табарга була: https://vk.com/greatbolgar https://t.me/Thebatttleisover

Бөек Болгарга шәхси автомобильдә яки Казанның «Южный» автовокзалыннан автобуста килергә мөмкин.

Чараны «Үткәнгә сәяхәт» ҖЧҖ оештыра, аңа, Татарстан Республикасы территориясендә вакыйгалы чараларга ярдәм итү һәм уздыруга конкурс сайлап алуында җиңүче буларак, «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында 11,3 млн.сум күләмендә субсидия җиткерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International