22-24 апрельдә министр М.Л.Шогенцуков җитәкчелегендәге Кабарда-Балкар Республикасы курортлар һәм туристлык министрлыгы делегациясе Татарстан Республикасына эш визиты белән килде.
2024 елгы туристлык сезоны башланыр алдыннан Бөек Болгар территориясен төзекләндерү, тиешле хәлдә тоту мәсьәләсе буенча күчмә киңәшмә узды.
Бүген Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитетында РФ Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Туристлык һәм туристлык инфраструктурасын үстерү комитеты әгъзасы Артем Прокофьев җитәкчелегендә РФ Дәүләт программаларын, федераль максатчан программаларны һәм башка проектларны гамәлгә ашыруда катнашу мәсьәләләре буенча эшче төркем утырышы узды.
16 апрельдә Мәскәүдә «Зарядье» концерт залында WHERETOEAT Russia 2024 Бөтенроссия ресторан премиясе белән бүләкләү тантанасы узды. WHERETOEAT - ел саен бөтен Россиядән иң яхшы рестораннар рейтингының милли премиясе. Татарстан рестораннары ел саен бу масштаблы чарада катнаша һәм быел да, һәрвакыттагыча топ-100гә керде.
Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты 16-19 апрельдә Pegas Touristik туроператоры белән берлектә компаниянең Дагестан туристлары өчен реклама-мәгълүмати тур үткәрде.
Туристлык прицеплары җитештерүче Төркиянең иң эре компаниясе аларны Татарстан Республикасында җитештерү мөмкинлеген карый.
Бу көннәрдә Дубай шәһәреннән Al Rayah туроператоры вәкилләре Россия буенча реклама-мәгълүмати турда. Безнең ил быел Берләшкән Гарәп Әмирлекләре халкы арасында популярлыкның иң югары ноктасында, дип билгеләп үтә хезмәттәшләр.
Бу вакыт эчендә профильле югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортларының 3700дән артык студенты волонтерлар булды, алар өчен 22 профильле-белем бирү сменасы үткәрелде.
«ПроГород» ҖЧҖ (ВЭБ.РФ компанияләр төркеме) һәм күп профильле консорциум экспертлары командасы Ярославль шәһәрендә Тверь өлкәсеннән Әстерхан өлкәсенә кадәр Идел елгасы буенда урнашкан Россиянең 13 төбәге вәкилләре белән очрашты.
Республика шифаханәләре базасында космонавтларны очыштан соң реабилитацияләү максатыннан «Татарстан шифаханәләре» ассоциациясе «Ю.А.Гагарин исемендәге космонавтлар әзерләү фәнни-тикшеренү сынау үзәге» ФДБУ белән хезмәттәшлеккә әзерләнә.