Кытай Шанхайдан Казанга туры рейс ярдәмендә якынайды

2024 елның 28 сентябре, шимбә

Бүген Г.Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында Кытайның иң эре финанс һәм мәдәни үзәге – Шанхайдан рейс ачылды. 

China Eastern Airlines Кытай авиакомпаниясе Шанхай – Казан – Шанхай маршруты буенча даими пассажирлар йөртүгә кереште.

Авиация традициясе буенча, самолет махсус тантана белән каршы алынды: очып китү полосасыннан Airbus А330 авиакомпаниясе борты 264 пассажир утырткан су аркасы аша үтте. Беренче рейс тантаналы шартларда тасма кисү тантанасы белән ачылды. Чарада China Eastern Airlines авиакомпаниясенең башкарма Вице-президенты Ли Е,   Кытай  Халык  Республикасының  Казандагы  генераль консулы Сян Бо, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм «Казан» халыкара аэропорты генераль директоры Сергей Романцов катнашты.

Туристлар белән бергә, ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты чакыруы буенча, беренче рейс белән Казанга Кытай туроператорлары һәм журналистлары килде.

Кунаклар Татарстанда 1 октябрьгә кадәр булачак, бу вакыт эчендә алар Казанның истәлекле урыннарында, Зөя утрау-шәһәрчегендә булачак, җирле мәдәният белән танышачак, милли ашлардан авыз итәчәк һәм кунакханә инфраструктурасын караячак.

Исегезгә төшерәбез, Кытай Татарстан өчен туристларны җәлеп итү өчен өстенлекле чит ил базарларының берсе булып тора. Әлеге эш 2030 елга туристлык хезмәтләре экспортын өч тапкыр арттыру буенча «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты максатларына ирешүгә юнәлдерелгән.

Фотография: «Казан» аэропорты матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International