ТР Туристлык буенча дәүләт комитетында РФ Дәүләт Думасы депутаты А.В.Прокофьев җитәкчелегендәге эшче төркем утырышы узды

2024 елның 1 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетында РФ Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Туристлык һәм туристлык инфраструктурасын үстерү комитеты әгъзасы Артем Прокофьев җитәкчелегендә Татарстан Республикасының Россия Федерациясенең дәүләт программаларын, федераль максатчан программаларны һәм башка проектларны гамәлгә ашыруда катнашу мәсьәләләре буенча эшче төркем утырышы узды.

Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов 2024 елда «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектын гамәлгә ашыруның барышы һәм республиканың Лаеш районында «Казан марина» яңа туристлык территориясен төзү проекты турында, шулай ук «Казан марина» өчен тәэмин итүче инфраструктура объектларын булдыру өчен федераль бюджеттан субсидияләр алуга заявкалар әзерләү статусы турында сөйләде.

Таләп ителгән финансларның якынча күләме – 6,5 млрд сум тирәсе. Әлеге акчалар керү һәм йорт эче юлларын төзү, инженерлык инфраструктурасын китерү, газ һәм электр энергиясен территориягә тоташтыру, якын килү каналы, яхта маринасы һәм яр буе ныгытмаларын төзү өчен кирәк.

Утырышта шулай ук 2024 елда «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты буенча күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында да фикер алыштылар. Татарстанга бирелгән бердәм субсидия кысаларында республика эшкуарларына яңа ял итү һәм рекреация урыннары ачу, әлеге һәм инде эшләп килүче объектларны ял итүчеләргә уңайлы булсын өчен туристлык җиһазлары белән тәэмин итү, шулай ук туристлар өчен вакыйгалы чаралар үткәрү өчен финанс ярдәме күрсәтелә.

Бүген субсидияләр бирүгә конкурс сайлап алуына йомгак ясалачак. Агымдагы ярдәм чаралары турында мәгълүматны ТР Туристлык буенча дәүләт комитетының социаль челтәрләрендә алырга мөмкин: https://vk.com/public204026044https://t.me/tourismRT.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International