«Идел»яшьләр үзәгендә белем бирү сменасы тәмамлана.

2021 елның 19 марты, җомга

Бүген Татарстан вузларында туризм, сервис һәм кунакханә эше факультетларында белем алучы студентлар өчен профильле белем бирү сменасы тәмамлана. Соңгы көнне проектларны яклау булды, алар өстендә программада катнашучылар смена дәвамында эшләделәр. Проектларны Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитетының туристлык эшчәнлеген дәүләти җайга салу бүлеге башлыгы Рәйсә Гарифуллина; Казан шәһәре туризмны үстерү комитеты директоры урынбасары вазыйфаларын башкаручы Гүзәл Сәлмәнова бәяләде . Иң яхшы проект дип экологик туризм эше танылды, аны оештыручылар Югары Осланда тулысынча эшкәртелгән материалдан глэмпинг төзергә тәкъдим итәләр. Җиңүчеләр сменаның партнеры-City Sightseeing Казан компаниясе белән ике катлы автобуста экскурсиягә барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International