ЯҢАЛЫКЛАР


4
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Гамәлдәге законнар нигезендә, персонал һәм кулланучылар тарафыннан туристлык һәм кунакханә хезмәтләре күрсәткәндә антисептиклар, медицина битлекләре, перчаткалар куллану буенча таләпләр билгеләнгән.

Димәк, кешеләр күпләп була торган урыннарда сулыш органнарын каплау өчен битлек кулланудан баш тарткан турист та, туроператор да, экскурсия автобусын йөртүче дә, экскурсовод та, кулланучыларга хезмәтләр күрсәткәндә сулыш органнарын каплау өчен битлекне мәҗбүри куллану өлешендә Идарәнең санитария-эпидемиягә каршы чаралар үткәрү турындагы күрсәтмәсен үтәмәгән кунакханә хезмәткәре дә әлеге хокук бозулар өчен җаваплылык субъекты булып тора. Моннан тыш, юридик затка (мәсәлән, туроператорга) административ җәза билгеләү әлеге хокук бозу өчен гаепле булган физик затны (туроператор хезмәткәрен) административ җаваплылыктан азат итми.

Һәр конкрет очракта гаепле зат эшнең факттагы шартларыннан чыгып билгеләнә, бу документар рәвештә расланган булырга тиеш.


3
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

Кичә Казан кооператив институтында «Отельне администрацияләү – ЮНИОРЛАР (14-16 яшь)» компетенциясе буенча арадаш контроль чара үткәрелгән.

Җыелма әгъзалары – Лепешкин Данила һәм Сафиуллина Алсу әлеге компетенция буенча белемнәрен һәм осталыкларын күрсәткән. Анда даими рәвештә күнекмәләрнең киң диапазонын кулланырга кирәк – җирле һәм гомуми туризм буенча мәгълүмат белү, инглиз телендә яхшы сөйләм һәм язу дәрәҗәсе, компьютер программаларын белү, яхшы манералар һәм үз-үзен тоту, шулай ук бик яхшы коммуникатив һәм социаль күнекмәләргә ия булу, проблемаларны хәл итә белү, саннар һәм акча белән эшләүдә компетентлылык, броньлау процедураларын куллану, кунакларны отельгә кабул итү һәм чыгарып җибәрү күнекмәләре.


1
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

Бөек Болгар» урта гасыр сугышы фестивале «Ел вакыйгасы» номинациясендә Россия EFEA Awards вакыйгалар индустриясенең еллык премиясендә җиңү яулаган. Бу хакта X Евразия Ивент Форумы (EFEA) һәм Event LIVE форумының оештыру комитеты хәбәр итә. Рейтинг Россия ММЧ басмаларында форумнар, күргәзмәләр, конгресслар, фестивальләр, вакыйгалар уздыру өчен чаралар һәм урыннар оештыручыларының искә алыну санына карап төзелгән.

«Бөек Болгар» урта гасыр сугышы фестивале 2014 елдан башлап ел саен ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы һәйкәле булган Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә уза. Фестиваль тамашачылары рыцарь сугышларының шаһиты була, урта гасырларның тарихи реконструкциясендә катнаша, 9-11 гасырлардагы Идел Болгарының тарихы белән таныша.

 Фестиваль – «Russian Event Awards» вакыйгалар туризмы өлкәсендә берничә тапкыр илкүләм премиядә җиңүче. 2019 елда, Илкүләм вакыйгалар календаре версиясе буенча, Россия Федерациясенең күрелергә тиешле топ-5 төп вакыйгалары исемлегенә кертелгән.

Фестивальнең географиясе һәм тамашачылар саны елдан-ел арта: 2014 елда фестивальдә Россиянең 12 төбәгеннән 14 меңнән артык тамашачы катнашса, 2019 елда фестиваль илебезнең 30 төбәгеннән 50 меңнән артык тамашачы җыйган. 2020 елда «Бөек Болгар» фестивале офлайн форматта узды һәм 20 000нән артык тамашачыны җыйды, елның ачык һавада иң массакүләм чараларының берсе булды.

EFEA Awards премиясен тапшыру тантанасы X Евразия Ивенты Форумы (EFEA) кысаларында узган. EFEA Awards премиясе лауреатлары булып җиде ел дәвамында төрле елларда иң эре чараларны оештыручылар һәм очрашулар индустриясенең әйдәп баручы компанияләре танылган. Премия лауреатлары арасында: Петербург халыкара икътисадый форумы, Росконгресс фонды, «Экспоцентр» АҖ, ВДНХ,  «Круг света», «Берингия» фестивале, Мәскәү финанс форумы һәм башкалар.

EFEA Awards премиясе – базарда катнашучылар һәм профессиональ ММЧ вәкилләре тарафыннан рәсми булмаган рәвештә Россия вакыйгалар тармагының «Очрашулар индустриясе оскары» дип аталган аерымлылык билгесе.

 


29
гыйнвар, 2021 ел
җомга

2021 елның 8 февраленнән Греция (Мәскәү-Афина, атнага 2 рейс) һәм Сингапур (Мәскәү-Сингапур, атнага 3 рейс) белән авиаэлемтә яңартыла. Шулай ук 8 февральдән Әстерхан, Екатеринбург, Иркутск, Махачкала, Минеральные Воды, Түбән Новгород, Пермь һәм Хабаровск халыкара аэропортларыннан да чит дәүләтләргә очышлар яңартылачак.

Моннан тыш, 8 февральдән Россия аэропортларыннан Мисырга даими рейслар саны артачак, алардан һәр аэропортның атнасына бер рейстан да артык булмаган халыкара очышлар торгызылачак.
 

Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты 2021 елның 29 гыйнварыннан Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларының «җитәкчеләр» категориясендәге төп төркемендәге вазыйфаны биләү өчен туристлык индустриясен үстерү бүлегенә, «җитәкчеләр» категориясендә Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең төп вазыйфалар төркемендәге вазыйфаны биләү өчен туристлык продуктын алга этәрү бүлегенә, «белгечләр» категориясендә Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең әйдәп баручы вазыйфалар төркемендәге вазыйфаны биләү өчен туристлык продуктын алга этәрү бүлегенә кадрлар резервына кертүгә конкурс игълан итә.

Конкурста катнашу өчен документлар 2021 елның 18 февраленә кадәр Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетының эш көннәрендә (9.00 дән 18.00 гә кадәр) кабул ителә.

Конкурсны уздыру датасы 2021 елның 05 мартында булыр дип күздә тотыла.

Конкурсны уздыру тәртибе турында өстәмә мәгълүмат алу өчен Дәүләт комитетының кадрлар һәм юридик эш бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була: (843) 222-90-29, 222-90-27

Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты, Табигать территорияләрен үстерү дирекциясе белән берлектә, Татарстан Республикасында табигый һәм экологик туризмны үстерүгә бәйле үз проектларын гамәлгә ашыручы эшкуарлар белән очрашулар сериясен төгәлләде. Фикер алышу темасы эшкуарлар өчен кирәкле яңа дәүләт ярдәме чараларын булдырудан гыйбарәт иде. Шулай ук очрашулар кысаларында эшкуарлар проектларны гамәлгә ашырганда булган проблемалар турында сөйләде, шул исәптән глэмпинг-комплекслар булдыруга бәйле проблемалар турында, аларны хәл итүнең мөмкин булган юллары турында фикер алышу булды.


27
гыйнвар, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты тарафыннан Татарстан Республикасының туризм һәм кунакчыллык өлкәсендәге җыелма командасын «Яшь профессионаллар» WorldSkills Russia илкүләм чемпионаты ярымфиналларында һәм  финалында катнашу өчен әзерләү эше алып барыла – әлеге юнәлешләрне алып баручы уку йортлары белән эшлекле очрашулар уздырыла.

2020 елда «Турагент эшчәнлеге» һәм «Туроператорлык эшчәнлеге» кертелгән яңа компетенцияләр буенча эш системасын җайга салуның мөһим юнәлеш булып тора.

Исегезгә төшерәбез, Дәүләт комитетында түбәндәге компетенцияләр беркетелгән - «Кунакханә администрацияләү», «Кунакханә администрацияләү - ЮНИОРЛАР», «Экскурсия хезмәтләре күрсәтүне оештыру», «Экскурсия хезмәтләре күрсәтүне оештыру - ЮНИОРЛАР», «Туризм», «Туризм - ЮНИОРЛАР», «Турагент эшчәнлеге», «Туроператор эшчәнлеге».

Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты коллективы Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе президенты Ренат Гыйльметдин улы Залютдинов вафат булу сәбәпле аның барлык туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Тиңдәшсез югалту. Сезнең белән бергә матәм кичерәбез.

26 гыйнварда узган Дәүләт комитеты коллегиясендә Татарстан Республикасының иң яхшы туризм өлкәсе хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды.


26
гыйнвар, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясе узды. Чара «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узды.

Утырышта катнашучылар 2020 елда республикада туризм өлкәсе эшчәнлегенә нәтиҗә ясады һәм 2021 елга бурычлар билгеләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International