Россиядә турагентлар реестры барлыкка киләчәк

2021 елның 17 марты, чәршәмбе

Тиешле закон Россия Федерациясе Дәүләт Думасында өченче, ахыргы укылышта кабул ителгән.

Закон туристларга имин һәм сыйфатлы ял гарантияләү өчен турагентларны махсус реестрда берләштерүне күздә тота. Реестрны Ростуризм алып барачак.

Туристлык продуктын базарда таныту һәм сату туризмның рәсми сайтында турагентлар реестрында мәгълүмат урнаштырганнан соң гына мөмкин булачак.

Туроператорлар белән төзелгән килешүләр (юридик зат һәм шәхси эшкуар) нигезендә эшләүче турагентлар үз эшләрен закон үз көченә кергән көннән 180 көн эчендә дәвам итәргә хокуклы. Бу вакыт эчендә туроператорлар мондый затлар турында мәгълүматларны Турагентларның бердәм федераль реестрына кертергә тиеш булачак.

Реестрда шулай ук турагент субагентлары турында мәгълүмат чагылдырылыр дип көтелә, әгәр субагентлар ярдәмендә туристлык продуктын сату һәм алга этәрү мөмкинлеге туроператор белән турагент арасында төзелгән килешүдә каралган булса.

Закон 2022 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International