15 март көнне «MITT» халыкара күргәзмәсендә (Мәскәү шәһәре) Татарстан Республикасы туроператорлары өчен Кырым Республикасының туристлык ресурслары презентацияләнде. Кырымның «DonnaRosa», «MORE SPA & RESORT», «MRIYA RESORT & SPA» кунакханәләре, «Форос» шифаханәсе, «Рюкзак путешествий», «Севил», «Рэди-Рест», «Кенеш-тур» туроператорлары үз продуктлары һәм маршрутлары турында сөйләде.
Татарстан Республикасыннан «Персона Грата», «Казан шәһәренең туризм-мәгълүмат үзәге», «Лидер», «Казань Туристик», «Премьера», «Спутник-Гермес» туроператорлары Кырымда җәйге ял итүнең Татарстан халкы арасында бик популяр булуын һәм ял буенча тәкъдимнәргә ихтыяҗның елдан-ел арта баруын расладылар.
Очрашу Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты һәм Кырым Республикасы Курортлар һәм туризм министрлыгы тарафыннан оештырылды.