«МИТТ – 2021» күргәзмәсендә «Раф – татарча каһвә»нең 1000 порциясе эчелгән

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Мәскәүдә 27 нче «MITT» халыкара күргәзмәсе үз эшен тәмамлады. Ул 16 мартта башланган иде.

Татарстан Республикасының туристлык потенциалы 60 кв. метр мәйданлы «Visit Tatarstan» шәхси стендында тәкъдим ителде. Стендта туризм өлкәсендә 13 оешма вәкилләре эшләгән, алар арасында «Свияжск утрау-каласы» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы, Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы, Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы, Чистай дәүләт тарих-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы, шулай ук республика туроператорлары һәм кунакханәләре бар. Стенд эше Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты тарафыннан оештырылды.

Стендның интерактив зонасында «Раф – татарча каһвә» дегустациясе узган — күргәзмәнең өч көнендә 1000 порция кофе таратылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International