2021 елның 22 мартында Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетында аттестация комиссиясе утырышы булды.
Дәүләт граждан хезмәткәрләрен аттестацияләү дәүләт граждан хезмәте турындагы законнар таләпләре нигезендә һәм Дәүләт комитетындагы дәүләт граждан хезмәткәрләренең биләгән дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларына туры килүен билгеләү максатларында өч елга бер тапкыр үткәрелә.
Утырыш барышында Комиссия граждан хезмәткәрләре тарафыннан аттестация чорында вазыйфаи бурычларны үтәү турында мотивлаштырылган фикерләр һәм күрсәтелгән чор өчен башкарылган йөкләмәләр һәм аңа әзерләнгән документлар проектлары турында белешмәләрне анализлады, аттестацияләнүче граждан хезмәткәрләренең хәбәрләре тыңланды.