«Идел» яшьләр үзәгендә белем бирү сменасы башланды

2021 елның 17 марты, чәршәмбе

16-20 мартта «Идел» яшьләр үзәгендә туризм, сервис һәм кунакханә эше факультетларында белем алучы студентлар өчен профильле белем бирү сменасы уза.

Сменаны Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты ярдәме белән «Татарстан Республикасы Туристлык волонтерлары ассамблеясе» АКО оештыра.

Моннан тыш, смена кысаларында студентлар туризмны үстерү өлкәсендә үз проектларын да тәкъдим итәчәк. Мондый белем бирү сменалары туристлар белән эшләү, яңа идеяләр, проектлар белән алмашу мөмкинлеген бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International