18 март көнне Россиядә туризм буенча кэшбэк программасының яңа этабы башлана

2021 елның 16 марты, сишәмбе

Россиядә кэшбэк белән турлар сатуның өченче этабы 18 мартка каршы төндә башланачак һәм 15 июньгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итте Ростуризм башлыгы Зарина Догузова.

«Туризм буенча кэшбэк программасы 17-18 март төнендә Мәскәү вакыты белән  0:01 сәгатьтә башлана. Сату 15 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Программа кысаларында программа старт алган мизгелдән 30 июньгә кадәр сәфәр кылырга мөмкин булачак. Безнең бурыч – ихтыяҗ аз булган сезон өчен аны саклап калу. Яз – сәяхәтләр өчен бик яхшы вакыт. Кайбер урыннарда тау чаңгысы курортында чаңгы шуарга мөмкин», – диде Догузова сишәмбе көнне «Крокус-Экспо» күргәзмә үзәгендә MITT-2021 күргәзмәсен ачканнан соң.

Ул программа теләгән һәркемгә Россия буйлап сәяхәт кылырга мөмкинлек бирәчәк, дип ышаныч белдерде.

Программа шартлары

Туризм буенча кэшбэк программасында катнашу шартлары икенче этаптагы кебек калачак. Программада Россиянең барлык төбәкләреннән кунакханәләр, туроператорлар, турагентлыклар, онлайн-агрегатлар катнаша. Туристлар аерым кунакханәдә яки дәвалану шифаханәсендә урнашу, яшәү, очу яки башка транспорт төрләрен, экскурсияләр һәм башка хезмәтләрне үз эченә алган турпакетны сатып алырга мөмкин.

Тур яки кунакханәдә яшәү озынлыгы 2 төннән дә ким булмаска тиеш. Кире кайтару суммасы – тур бәясенең 20%ы, әмма 20 мең сумнан да артык түгел. Кэшбэк бары тик лояльлек программасында теркәлгән «Мир» картасы белән түләнгән сәфәрләр өчен генә исәпләнә. Аның өчен кешбэк сәфәр өчен түләгәннән соң автомат рәвештә хисаплана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International