Татарстан шифаханәләре 2024 елның беренче яртыеллыгында 2 млрд.сумнан артык акча эшләгән

2024 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

Санатории-России.рф шифаханә юлламаларын броньлау сервисы илнең шифаханә-курорт учреждениеләре керемнәре буенча 2024 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләрен бастырып чыгарды. Санатории-России.рф мәгълүматларына караганда, Татарстан Республикасы шифаханәләре алынган керем күләме буенча Россия Федерациясенең барлык субъектлары арасында 8 нче урында һәм Идел буе федераль округында 2 нче урында тора.

Агымдагы елның 1 нче яртыеллыгында республика шифаханәләре 2 667 млн.сум табыш алган. Бу узган чор белән чагыштырганда 31% күбрәк. Бу күрсәткеч буенча Татарстан шифаханәләре Россия Федерациясе субъектлары керемнәре буенча иң яхшы 25 шифаханә арасында 4 урында тора.

Идел буе федераль округының Топ-5 лидерлары исемлегенә шулай ук 3 286 млн.сум керемле Башкортстан Республикасы, Пермь крае – 1 880 млн.сум, Самара өлкәсе – 1 264 млн.сум һәм Удмуртия Республикасының кереме 770 млн.сум булган шифаханәләр дә кергән.

Илкүләм курорт ассоциациясе идарәсе әгъзасы Евгений Терентьев билгеләп үткәнчә: «Күп еллар дәвамында шифаханәләрдә ял итүчеләрнең 75% өлешен хатын-кызлар тәшкил итә. Әмма 2024 елда бу нисбәт 73% хатын-кызга карата 27% ир-атка үзгәргән. Димәк, шифаханә кунаклары арасында ир-атлар күбрәк булган, бу уңай тренд булып тора һәм халыкның ир-атларга караган өлешенең гомер озынлыгын арттыруга ярдәм итә ала.»

Мәгълүмат https://санатории-россии.рф алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International