Татарстан Республикасы Рәисе премиясен бирү комитеты тарафыннан 23 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Рәисе премиясенә дәгъва кылу өчен документлар кабул ителә.
Премиягә дәгъва кылучыны күрсәтү Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән коммерциягә карамаган оешмалар, республика башкарма хакимият органнары каршындагы иҗтимагый советлар, Татарстан Республикасының тиешле муниципаль берәмлекләрендә төзелгән иҗтимагый советлар тарафыннан башкарыла.
Премия түбәндәгеләргә тапшырыла:
- иҗтимагый танылу алган, социаль юнәлешле коммерциячел булмаган секторны үстерүгә зур өлеш керткән эшчәнлек һәм проектлар, гражданлык җәмгыяте өлкәсендә югары һөнәри осталык дәрәҗәсе белән аерылып торган, яңалыкка һәм оригинальлеккә ия булган фәнни тикшеренүләр өчен Россия Федерациясе гражданнарына, социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларга;
- Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә шактый күп еллык шәхси өлеш керткәне өчен Россия Федерациясе гражданнарына.
Тулырак: https://oprt.tatarstan.ru/premiya-prezidenta-respubliki-tatarstan-za-vklad.htm.
Документлар 23 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан ш., Батурин ур., 7А. Элемтә өчен телефон: (843) 567-80-99.