Татарстанга яңа М-12 тизйөрешле трассасы буенча журналистлар килде

2024 елның 13 сентябре, җомга

2024 елның 10-14 сентябрендә Туриндустрия белгечләренең Евразия берлеге (ECOT) Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты ярдәмендә РИА-новости, Российская газета, Аргументы и факты, Интерфакс һ.б. кебек федераль басмалардан 12 журналист өчен Мәскәү – Түбән Новгород – Казан – Мәскәү маршруты буенча автойөреш – матбугат туры уздыра.

Чараның партнерлары булып EXEED автомобильләре һәм Sun Siyam Resort отельләр челтәре тора. Матбугат туры вакытында катнашучылар Россия буенча автомобильдә сәяхәт итү мөмкинлекләрен, атап әйткәндә, юл буе сервисы мөмкинлекләрен, М-12 «Восток» трассасы буйлап урнашкан регионнар инфраструктурасының уңайлылыгын тикшерәләр.

Татарстанга журналистлар 11 сентябрьдә килделәр, М-7 трассасында урнашкан яңа уңайлы 3А кунакханәсендә яшиләр. Моңа кадәр турда катнашучылар Түбән Новгородта булганнар, анда алар төп истәлекле урыннар белән танышканнар.

12 сентябрьдә «Осиново» кемпингында журналистлар өчен ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Анастасия Софьина Татарстан Республикасында туристлык потенциалын һәм автосәяхәтчеләр өчен мөмкинлекләрне тәкъдир итте. «Осиново» хуҗасы Андрей Варламов автосәяхәтчеләр һәм караванерлар өчен комплекс-кемпинг булдыруның уникаль тәҗрибәсе турында сөйләде.

Презентациядән соң журналистларны Казан шәһәре буенча экскурсия көтә, анда ЮНЕСКОның «Казан Кремле» объекты, Иске Татар бистәсе һәм «Туган авылым» милли комплексы бар.

Автотуризмны үстерү һәм автомобильләрдә сәяхәт итү өчен уңайлы шартлар тудыру «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектының өстенлекле бурычларыннан берсе булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International