Казанның елга портында туристлык автобусларын кую өчен билгеләр куелган

2024 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

Казанның елга портында туристлык автобусларын куярга рөхсәт итә торган махсус юл билгеләре урнаштырылган. Елга портында кунакларга хезмәт күрсәтү өчен уңайлы шартлар оештыру Казанны заманча һәм уңайлы туристлык шәһәре, Урта Иделдә туристлар өчен круиз үзәге буларак популярлаштыруда мөһим роль уйный.
 

Казанның тарихи үзәгендә туристлык автобусларын туктату һәм кую мәйданчыклары Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты һәм Казан шәһәре башкарма комитеты тарафыннан 2015 елдан бирле оештырыла. Бүгенге көндә турист автобусларын кую өчен махсус юл билгеләре Казан Кремленең Тайницкая манарасы янында, «Әкият» курчак театры янында, Б.Красная урамында һәм туристлар арасында популяр булган башка урыннарда урнаштырылган.
 

Быел хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту һәм туристларны экскурсия автобусларына уңайлы утырту өчен 3.27 «Тукталыш тыелган», 8.4.11 «Автобуслардан тыш», елга вокзалы каршындагы мәйданда  8.24 «Эвакуациатор эшли» юл билгеләре пәйда булган.
 

Казан елга порты – круизда йөрүче туристларның Казан шәһәренә бердәнбер килү ноктасы. Ел саен елга порты аша 150 меңләгән пассажир килә. Казанга һәм республиканың башка турүзәкләренә – Болгар, Зөя, Алабуга, Тәтешкә круиз суднолары керүнең тотрыклы үсеше Татарстан турында Идел һәм Камада туристлар круизының эре үзәкләренең берсе буларак сөйләргә мөмкинлек бирә. Татарстан шәһәрләре аша узучы теплоходларның уртача йөкләнеше 90% артып китә, бу эчке туристлыкның актив үсешен күрсәтә һәм «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектының «Туристлык сәфәрләре саны» күрсәткеченә ирешергә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International