Казанның номерлар фонды шәһәрнең тарихи үзәгендә яңа кунакханә белән тулыланды

2024 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

Казанда 8 номерлы «Сомов» кунакханәсе ачылды. Кунакханә шәһәрнең тарихи үзәгендә – Маяковский урамындагы 1852 елда төзелгән йортта урнашкан.
 

Йорт агач төзелеш сәнгате һәйкәле булып тора, 2018 елда ул төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты статусын алган. Йортта тарихи элементларның бер өлеше сакланган: кайбер номерларда 150 елдан артык бура стенасы, фрамугалы берничә тарихи ишек һәм мич күрергә мөмкин.
 

Кунакханәдәге барлык номерлар якындагы урамнарның тарихы аларга бәйле казанлылар исеме белән аталган. Мәсәлән, «Лецкий бүлмәсе» – бу урыннарда яшәгән генерал Алексей Лецкий хөрмәтенә, «Юзеф бүлмәсе» – 1895 елда Казан өстендә гаять зур һава шарында күтәрелгән һава йөзүчесе Юзеф Древницкий хөрмәтенә шулай аталган. 
 

«Сомов» бутик-отеле үзен зур шәһәрнең ыгы-зыгысыннан ял итәргә мөмкин булган урын итеп күрсәтә, шул ук вакытта гастрономик һәм мәдәни урыннардан бер адымда гына.
 

Татарстанстат мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә Татарстанда 27 мең номерлы 669 күмәк урнаштыру чарасы исәпләнә, шулардан Казанда – 12 мең номерлы 278 объект. Шул ук вакытта кунакханә фондының уртача йөкләнеше 76-78% җитә.
 

Яңа номерлы фондны ачу «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектының номерлар һәм туристик сәфәрләр санын 2030 елга 140 млн кадәр арттыру буенча бурычларын хәл итүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International