Көзге-кышкы чорда Казаннан яңа рейслар ачыла

2024 елның 6 сентябре, җомга

«Северный ветер» авиакомпаниясе Казаннан Таҗикстанга – Бохтар шәһәренә яңа халыкара рейсны башлап җибәрә, шулай ук Уфа шәһәренең эчке рейслары расписаниесенә өсти.

Бохтарга турыдан-туры 12 сентябрьдән китәргә мөмкин булачак, рейслар пәнҗешәмбе көннәрендә башкарылачак, юл вакыты 3 сәгать 25 минутка сузылачак. Очышлар 189 пассажир урынына исәпләнгән «Боинг 737-800» уңайлы һава судноларында башкарылачак. Бер якка билет бәясе – 15 000 сумнан.

31 октябрьдән «Северный ветер» бортларында Уфага да китәргә була. Бу авиакомпаниянең очышлары пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә башкарылачак, юлдагы вакыт – 1 сәгать 5 минут. Пассажирлар 110 пассажир урынына исәпләнгән «Эмбраер 190» һава судноларында китереләчәк. Уфага билет бәясе – 3 135 сумнан.

Исегезгә төшерәбез, Казаннан Уфага шулай ук «Ютэйр» авиакомпаниясе дә оча, бу компаниянең рейслары көн саен башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International