16 июньнән 26 июньгә кадәр Сербиядән танылган журналист – Сербиянең Balkan Trip телеканалында сәяхәтләр турында «Культуриста» тапшырулар циклы авторы Бошко Козарски җитәкчелегендәге төшерү төркеме Татарстанда кунакта. Телепроект беренче тапкыр серб телевидениесендә Россиянең мәдәни, тарихи, гастрономик һәм туристлык ягыннан истәлекле урыннары турында заманча форматта сөйли
25-27 июньдә Кытай буенча экспертлар тарафыннан туроператорлар, турагентлар, отельерлар һәм күрсәтү объектлары өчен махсус эшләнгән түләүгә сәләтле Кытай туристларын җәлеп итү буенча онлайн-курс лекцияләре узачак. Курсны тармак профессионаллары өчен Profi.Travel медиахолдингы һәм Россия туриндустрия берлегенең керү туризмы буенча Компетенцияләр үзәге оештыра.
Федераль дәүләт статистикасы хезмәте 2023 елда туристлар агымы күләме буенча төгәлләнгән мәгълүматларны игълан итте, аның нигезендә Татарстанга туристлар агымы 2023 ел йомгаклары буенча 4,2 млн кеше тәшкил итә.
9-12 июньдә Ярославль шәһәрендә ел саен үткәрелә торган XIII «Здравница-2024» Бөтенроссия форумы узды, анда Татарстан шифаханәләре үз мөмкинлекләрен күрсәтте.
РТ Туристлык буенча дәүләт комитетының эшче төркеме 2023 елда «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында пляжларны төзекләндерүгә субсидия алган эшкуарларның проектларын кабул итүне дәвам итә.
2022 елдан Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты тарафыннан аттестация комиссиясенең 30 утырышы оештырылды.
Чаллы шәһәрендә Кама елгасы ярында ике пляж ачылды: «Яңа шәһәр» районында – Sundale Beach Club һәм ГЭС бистәсендә – «Су Анасы», шулай ук «Добрый ветер» вейк-паркы да эшли башлады.
Казанда 01 июньдә «Кунакчыл Казан» проекты старт алды. Visit Tatarstan өч мәгълүмат чатыры урнаштырылган, аларда Татарстан Республикасы туристлык волонтерлары ассамблеясыннан балалар җәй буе республика кунаклары белән эшләячәк.
Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты «Северный Ветер» авиакомпаниясе белән берлектә 2024 елның 30 маеннан 02 июненә кадәр Татарстанда Якутиядән 15 блогер, журналист һәм туроператор вәкилләре өчен мәгълүмат турын үткәрде.
2024 елның 1 июненнән башлап, «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында, Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты 2024 елда дәүләт (муниципаль) учреждениеләре булмаган юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга Татарстан Республикасы территориясендә капиталь булмаган модульле урнаштыру чараларын булдыруга инвестиция проектларын гамәлгә ашыруга бәйле чыгымнарының бер өлешен Татарстан Республикасы бюджетыннан финанс белән тәэмин итү максатларында сайлап алу бәйгесен башлап җибәрә.