2023 ел йомгаклары буенча Татарстанга рәсми туристлар агымы 4,2 млн кеше тәшкил итте

2024 елның 17 июне, дүшәмбе

Федераль дәүләт статистикасы хезмәте 2023 елда туристлар агымы күләме буенча төгәлләнгән мәгълүматларны игълан итте, аның нигезендә Татарстанга туристлар агымы 2023 ел йомгаклары буенча 4,2 млн кеше тәшкил итә.

2022 ел белән чагыштырганда республикага туристлар агымы 7,6% ка арткан һәм 4,2 млн кешегә җиткән. Туристлар агымы күләме буенча Татарстан Россия Федерациясенең башка төбәкләре арасында 6 нчы урында тора.

2023 ел йомгаклары буенча ТОП-10 төбәк-лидерлар:

1. Мәскәү – 20,1 млн кеше,

2. Краснодар крае – 18,1 млн кеше,

3. Мәскәү өлкәсе – 16,6 млн кеше,

4. Санкт-Петербург – 11,7 млн кеше,

5. Ленинград өлкәсе – 8,7 млн кеше,

6. Татарстан Республикасы – 4,2 млн кеше,

7. Ростов өлкәсе – 3,4 млн кеше,

8. Тверь өлкәсе – 3,2 млн кеше,

9. Свердловск өлкәсе – 3,2 млн кеше,

10. Кырым Республикасы – 3,2 млн кеше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International