2022 елдан Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты тарафыннан аттестация комиссиясенең 30 утырышы оештырылды.
326 экскурсовод уңышлы аттестация узды, шул исәптән инглиз, гарәп, төрек, француз һәм испан телләрен белгән гид-тәрҗемәчеләр дә аттестацияләнде.
Экскурсоводлар өчен аттестация сынаулары 2 этапта уза: тест һәм квалификация имтиханын тапшыру.
Аттестацияне уңышлы узу нәтиҗәләре буенча экскурсоводларга бейдж бирелә һәм алар турында мәгълүмат экскурсоводларның (гидларның) һәм гид-тәрҗемәчеләрнең бердәм федераль реестрына кертелә (https://knd.gov.ru/licenses-registry).
Татарстан Республикасында экскурсоводларны аттестацияләү турында мәгълүмат әлеге сылтама буенча бар: https://tourism.tatarstan.ru/attestatsiya-ekskursovodov-gidov-i-gidov-6532729.htm .
Аттестация узу мәсьәләләре буенча +7(843)222-90-55 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә.