9-12 июньдә Ярославль шәһәрендә ел саен үткәрелә торган XIII «Здравница-2024» Бөтенроссия форумы узды, анда Татарстан шифаханәләре үз мөмкинлекләрен күрсәтте.
«Татарстан шифаханәләре» ассоциациясе, ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты ярдәме белән, республика шифаханәләренең берләштерелгән стендын тәкъдим итте. Күргәзмә эшендә Татарстан Республикасы профсоюзлар федерациясе шифаханәләре һәм «Татнефть» ГАҖ шифаханәләре катнашты.
Күргәзмәгә килүчеләр өчен стендта көн саен шифаханәдә кыйммәтле призлар һәм юлламалар уйнатылды, минераль суларны һәм Татарстан тәм-томнарын дегустацияләү үткәрелде.
Чарада Татарстан шифаханәләре күп санлы бүләкләр һәм сертификатлар белән билгеләнде.
«Жемчужина» шифаханәсе – «Һөнәри авыруларны профилактикалау һәм корпоратив сәламәтләндерү буенча иң яхшы шифаханә» номинациясендә алтын медаль.
Васильево шифаханәсе – «Анимацион-ял эшчәнлеген оештыру буенча иң яхшы савыктыру оешмасы», «Медицина реабилитациясе буенча иң яхшы савыктыру оешмасы», «Сәламәтләндерү һәм дәвалау туклануын оештыру буенча иң яхшы савыктыру оешмасы» номинацияләрендә алтын медальләр.
«Шифалы су – Ижминводы» шифаханәсе 100 еллыгы уңаеннан Милли курорт ассоциациясенең юбилей медале, шулай ук «Минераль суларны дәвалау-профилактика максатында куллануның иң яхшы технологияләре», «Гаилә ялы өчен иң яхшы шифаханә», «Иң яхшы терренкур» номинацияләрендә алтын медальләр белән бүләкләнде.
«Бәкер» шифаханәсе «Пычрак белән иң яхшы савыктыру оешмасы», «Иң яхшы савыктыру оешмасы» номинацияләрендә алтын медальләр алды.
«ЯН» шифаханәсе – «Савыктыру ялы лидеры» номинациясендә алтын медаль.
«Шифалы» шифаханәсе – «Савыктыру ялын оештыру буенча иң яхшы учреждение» номинациясендә алтын медаль.
«Лениногорск» шифаханәсе – «Кинезитерапиянең иң яхшы технологияләре» номинациясендә алтын медаль.
«Ромашкино» шифаханәсе «Пычрак дәвалаучы иң яхшы йорт» номинациясендә алтын медаль белән бүләкләнде.
«Иволга» шифаханәсе – «Медицина ребилитациясе буенча иң яхшы шифаханә» номинациясендә көмеш медаль.
«Җәлил» шифаханәсе «Иң яхшы шифаханә-профилакторий» номинациясендә көмеш медаль белән бүләкләнде.
«Космос» шифаханәсе «Иң яхшы балалар шифаханәсе» номинациясендә көмеш медаль алды.
«Чияле алан» шифаханәсе – «Һөнәри авыруларны профилактикалау һәм корпоратив сәламәтләндерү буенча иң яхшы шифаханә» номинациясендә көмеш медаль.
Шулай ук юбилей медальләре белән 65 еллыгы хөрмәтенә «Лениногорск» шифаханәсе һәм нигез салынган көннән алып 35 еллыгы хөрмәтенә «Яр Чаллы» клиника-шифаханәсе билгеләп үтелде.