Чаллы шәһәрендә пляж сезонын ачу

2024 елның 5 июне, чәршәмбе

Чаллы шәһәрендә Кама елгасы ярында ике пляж ачылды: «Яңа шәһәр» районында – Sundale Beach Club һәм ГЭС бистәсендә – «Су Анасы», шулай ук «Добрый ветер» вейк-паркы да эшли башлады.

ТР Туристлык буенча дәүләт комитетының эшче төркеме 2023 елда пляжларны төзекләндерүгә субсидияләр алган проектларны карады. Алынган акчага эшкуарлар бу территорияләрне төзекләндерү өчен җиһазлар сатып алганнар һәм хәзер шәһәрдә яшәүчеләр һәм туристлар өчен яңа җәлеп итү нокталары барлыкка килгән.

Шулай ук Чаллы шәһәренә сәфәр кысаларында Дәүләт комитеты хезмәткәрләре кунакларга бөтен дөньядан алдынгы методикалар һәм иң яхшы мунча традицияләрен тәкъдим итүче Cleversport шәһәр курортында да булдылар. Комплекс хезмәтләрнең киң спектрына ия, территориясендә 13 мунча һәм сауна, ачык һава астында бассейн, массаж кабинетлары бар. Курорт көн саен ачык.

Исегезгә төшерәбез, узган ел «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы эшкуарлары пляжлар төзүгә һәм төзекләндерүгә 173,6 млн.сум күләмендә субсидия алдылар. Бу акчага республиканың 12 районында һәм Чаллы шәһәрендә уңайлы, төзекләндерелгән һәм куркынычсыз пляжлар барлыкка килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International