Татарстанда пляж ялы өчен яңа урын ачылды

2024 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

РТ Туристлык буенча дәүләт комитетының эшче төркеме 2023 елда «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында пляжларны төзекләндерүгә субсидия алган эшкуарларның проектларын кабул итүне дәвам итә.

Лаеш районы Имәнкискә авылында Кама елгасы ярында «КамИнн» ял комплексы территориясендә яңа җиһазландырылган пляж барлыкка килде. Кунаклар өчен – бордлар, су велосипедлары, катамараннар прокаты. Тыныч ял итүне яратучылар өчен – уңайлы ятаклар һәм барда сафландыручы коктейльләр.

Тиздән кунакларны кабул итүгә шулай ук 6 кешегә кадәр сыйдырышлы 10 йорт һәм зур мунча комплексы әзер булачак.

Исегезгә төшерәбез, узган ел «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы эшкуарлары пляжлар төзүгә һәм төзекләндерүгә 173,6 млн.сум күләмендә субсидия алдылар. Бу акчага республиканың 12 районында һәм Чаллы шәһәрендә уңайлы, төзекләндерелгән һәм куркынычсыз пляжлар барлыкка килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International