Татарстанда Саха (Якутия) Республикасы журналистлары һәм туроператорлары өчен реклама-мәгълүмат туры узды

2024 елның 3 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты «Северный Ветер» авиакомпаниясе белән берлектә 2024 елның 30 маеннан 02 июненә кадәр Татарстанда Якутиядән 15 блогер, журналист һәм туроператор вәкилләре өчен мәгълүмат турын үткәрде.

Кунаклар Бөек Болгарда булдылар, Казанның төп туристик объектлары белән таныштылар, татар ашларын татып карадылар һәм хәтта үзләре дә «өчпочмак» милли татар ризыгын әзерләделәр, хәзерге Иннополис шәһәрендә, Зөя утрау-шәһәрчегендә һәм Барлык диннәр гыйбадәтханәсендә булдылар – бу хакта үз укучыларына ачык һәм матур итеп сөйләделәр.

29 майдан Казан белән Якутия арасында тарихта беренче туры рейс ачылды, һәм Якутия халкының Татарстанга 4 яки 7 көнгә ял итәргә килү мөмкинлеге барлыкка килде.

«Северный ветер»  Якутскига атнага ике тапкыр – чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрендә уңайлы, 189 пассажир сыя торган Boeing 737-800 самолетларында оча. Очыш 6 сәгать дәвам итә, билет бәясе 14 мең сумнан башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International