2024 елның 1 июненнән башлап, «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында, Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты 2024 елда дәүләт (муниципаль) учреждениеләре булмаган юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга Татарстан Республикасы территориясендә капиталь булмаган модульле урнаштыру чараларын булдыруга инвестиция проектларын гамәлгә ашыруга бәйле чыгымнарының бер өлешен Татарстан Республикасы бюджетыннан финанс белән тәэмин итү максатларында сайлап алу бәйгесен башлап җибәрә.
Сайлап алу Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының 2023 һәм 2024 елларда федераль бюджеттан Россия Федерациясе субъектлары бюджетларына субсидияләр бирү һәм бүлү мәсьәләләре буенча комиссиясе тарафыннан модульле капиталь булмаган урнаштыру чараларын булдыру буенча инвестицион проектларга дәүләт ярдәме күрсәтү буенча конкурс нәтиҗәләре буенча субсидия бирү турында карар кабул ителгән инвестицион проектлар арасыннан башкарыла. Комиссия карары белән сылтама буенча танышырга мөмкин: https://tourism.tatarstan.ru/file/pub/pub_3865057.pdf.
Сайлап алуның җентекле шартлары Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2023 һәм 2024 елларда дәүләт (муниципаль) учреждениеләре булмаган юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга Татарстан Республикасы территориясендә модульле капиталь булмаган урнаштыру чараларын булдыру буенча инвестицион проектларны гамәлгә ашыруга бәйле чыгымнарны финанс яктан тәэмин итү һәм (яки) аларның бер өлешен каплау максатларында Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү тәртибен раслау турында» 08.12.2023 №1594 карарында чагылдырылган: https://tourism.tatarstan.ru/file/pub/pub_3979720.pdf.
Сайлап алуда катнашу өчен гаризалар 2024 елның 01-11 июнендә «Электрон бюджет» иҗтимагый финанслар белән идарә итүнең интеграцияләнгән дәүләт мәгълүмат системасы аша электрон формада кабул ителәчәк.