16 июньнән 26 июньгә кадәр Сербиядән танылган журналист – Сербиянең Balkan Trip телеканалында сәяхәтләр турында «Культуриста» тапшырулар циклы авторы Бошко Козарски җитәкчелегендәге төшерү төркеме Татарстанда кунакта. Телепроект беренче тапкыр серб телевидениесендә Россиянең мәдәни, тарихи, гастрономик һәм туристлык ягыннан истәлекле урыннары турында заманча форматта сөйли.
Узган ел Краснодар краеннан, Санкт-Петербургтан, Псков өлкәсеннән һәм Мәскәүдән проектның дүрт сезоны чыгарылган.
Быел журналистлар сәфәре нәтиҗәләре буенча серб тамашачыларына Татарстан буйлап сәяхәт турында сөйләүче фильмнар сериясе чыгачак. Кунаклар Казан Кремлендә, Зөя утрау-шәһәрчегендә, Раифа монастыренда, Барлык диннәр гыйбадәтханәсендә һәм Зәңгәр күлләрдә булдылар. Якын көннәрдә төшерү төркеме Бөек Болгарга, Кама Тамагына һәм Алабугага барачак.
Фильм төшерү төркеменең визиты, шул исәптән, үзендә халыкның традицияләрен һәм аның төрле яңалыкларын берләштерә торган Сабантуй бәйрәменә дә туры килә. Сабантуйда кунаклар оста һөнәрчеләр ролен үз өсләренә алачак, милли ризык әзерләячәк, шулай ук татарның көнкүреше һәм йола элементларын өйрәнәчәкләр.
Бошко сүзләренчә, Россия сербларга бик якын һәм кызыклы, шуңа күрә безнең ил турында тапшырулар да бик кирәкле.
Татарстан Республикасы территориясендә төшерүләр Казан шәһәренең туристлыкны үстерү комитеты һәм Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты ярдәмендә үткәрелә.