2024 елның 10-14 сентябрендә Туриндустрия белгечләренең Евразия берлеге (ECOT) Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты ярдәмендә РИА-новости, Российская газета, Аргументы и факты, Интерфакс һ.б. кебек федераль басмалардан 12 журналист өчен Мәскәү – Түбән Новгород – Казан – Мәскәү маршруты буенча автойөреш – матбугат туры уздыра.
2021 елда Мамадышта ачылган сауналар һәм бассейннар белән өч катлы «Нократ» комплексы бу сезонда «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты акчаларына төзекләндерелгән пляж белән тулыландырылды.
Санатории-России.рф шифаханә юлламаларын броньлау сервисы илнең шифаханә-курорт учреждениеләре керемнәре буенча 2024 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләрен бастырып чыгарды. Санатории-России.рф мәгълүматларына караганда, Татарстан Республикасы шифаханәләре алынган керем күләме буенча Россия Федерациясенең барлык субъектлары арасында 8 нче урында һәм Идел буе федераль округында 2 нче урында тора.
Татарстан Республикасы Рәисе премиясен бирү комитеты тарафыннан 23 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Рәисе премиясенә дәгъва кылу өчен документлар кабул ителә.
2024 елның 13 сентябрендә 10:00 сәгатьтә Россия экспорт үзәге Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашында Экспортка ярдәм итү инструментларын тәкъдир итәчәк.
«Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында дәүләт (муниципаль) учреждениеләре булмаган юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга туристлык инфраструктурасын үстерү һәм Татарстан Республикасы территориясендә вакыйга чараларын уздыру проектларын гамәлгә ашыруга бәйле чыгымнарының бер өлешен финанс белән тәэмин итү максатларында Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү буенча конкурста катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә.
«Северный ветер» авиакомпаниясе Казаннан Таҗикстанга – Бохтар шәһәренә яңа халыкара рейсны башлап җибәрә, шулай ук Уфа шәһәренең эчке рейслары расписаниесенә өсти.
2023 елда Алабуганың тарихи өлешендә «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында туристлык коды проекты гамәлгә ашырылды, аның ярдәмендә тарихи биналарда архитектур яктырту һәм тарихи стильләштерү элементлары барлыкка килде, яңа арт-объектлар, бәдрәфләр һәм туристларга хезмәт күрсәтү пунктлары урнаштырылды.
Казанда 8 номерлы «Сомов» кунакханәсе ачылды. Кунакханә шәһәрнең тарихи үзәгендә – Маяковский урамындагы 1852 елда төзелгән йортта урнашкан.
Казанның елга портында туристлык автобусларын куярга рөхсәт итә торган махсус юл билгеләре урнаштырылган. Елга портында кунакларга хезмәт күрсәтү өчен уңайлы шартлар оештыру Казанны заманча һәм уңайлы туристлык шәһәре, Урта Иделдә туристлар өчен круиз үзәге буларак популярлаштыруда мөһим роль уйный.