Татарстан Республикасының халыкара элемтәләренең һәм чит ил юнәлешләреннән Казанга очу программасының актив үсүенә бәйле рәвештә, ТР Туристлык буенча дәүләт комитетында чит ил туристларын кабул итү һәм аларга хезмәт күрсәтү өчен кытай телен белүче белгечләрне җыялар.
«Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган 2024 елда Татарстан Республикасы территориясендә туристлык инфраструктурасын үстерүгә һәм вакыйгалы чаралар уздыруга субсидияләр бирү буенча икенче конкурс сайлап алуына йомгак ясалды.
Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетында РФ Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Туристлык һәм туристлык инфраструктурасын үстерү комитеты әгъзасы Артем Прокофьев җитәкчелегендә Татарстан Республикасының Россия Федерациясенең дәүләт программаларын, федераль максатчан программаларны һәм башка проектларны гамәлгә ашыруда катнашу мәсьәләләре буенча эшче төркем утырышы узды.
Бүген Г.Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында Кытайның иң эре финанс һәм мәдәни үзәге – Шанхайдан рейс ачылды.
Бу ялларда Болгар музей-тыюлыгы территориясендә «Болгар. Үткәнгә сәяхәт» яңа тарихи фестивале узачак. Чара «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты ярдәмендә уздырыла. Ике көн кунаклар өчен 10 мәйданчык эшләячәк, анда һәркем урта гасыр атмосферасына чума алачак.
2024 елда «The Камский» эко-отеле «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында дәүләт ярдәме белән булдырылган модульле капиталь булмаган чараларда 10 уңайлы номерга арттырып, номерлар фондын киңәйтте. Субсидия акчалары 7 яңа йорт сатып алуга һәм монтажлауга юнәлдерелгән.
«Кунакчыллык. Яңадан йөкләнеш-2024. БРИКС» укыту программасы ике көн эчендә кунакханә һәм рестораннар җитәкчеләре һәм линия персоналы, экскурсоводлар, музей хезмәткәрләре һәм туроператорлардан 1200ләп кешене җыйды. Аларга саммитның ничек узачагы турында сөйлиләр һәм югары дәрәҗәле кунакларны ничек кабул итәргә кирәклеген өйрәтәләр.
Татарстанда беренче булып 2020 елда ук ачылган Urman Сamp глэмпингы быел «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектының дәүләт ярдәме белән 5 яңа уңайлы модульле капиталь булмаган урнаштыру чараларына киңәйде. Субсидия акчалары яңа йортлар сатып алуга һәм монтажлауга юнәлтелгән, шулай ук проект кысаларында эшкуар үз акчаларына коммуникацияләр үткәргән һәм территорияне төзекләндергән.
Татарстан Республикасы глэмпинглары картасы «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында дәүләт субсидиясе ярдәмендә тагын бер проект белән тулыланды.Республиканың Зеленодольск районында, Казаннан 40 минутлык юл ераклыгында, «Ёлки» дигән яңа тематик глэмпинг үз ишекләрен ачты. Субсидия капиталь булмаган модульле чараларны сатып алу һәм монтажлауга бирелгән, эшкуар үзе дә территорияне төзекләндерүгә һәм йортларга коммуникацияләр үткәрүгә өлеш керткән.
Инде 15 ел рәттән туристларга уңайлы булсын өчен Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты «Татарстан Республикасы туристлык волонтерлары ассамблеясе» АКО белән берлектә «Кунакчыл Казан» мәгълүмати проектын уздырды. Өч җәй дәвамында шәһәрнең иң җанлы нокталарында туристлык волонтерлары эшләде һәм кунакларга Татарстанның истәлекле урыннары турында сөйләделәр, экскурсиягә кая барырга, татар ашларын кайда татып карарга һәм башка бик күп мәсьәләләр буенча консультацияләр бирделәр. Җәй буена волонтерларга 45 меңгә якын турист мөрәҗәгать иткән.