Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында Казанда оештырылган туристлык тармагының кадрлар потенциалын үстерү үзәгендә Россиянең 23 төбәгеннән командаларны укыту тәмамлана.
Russian Traveler Awards басмасының илкүләм туристлык премиясе сайтында илебезнең туристлык мөмкинлекләренә багышланган һәм илебез туризмын һәм кунакчыллык индустриясен үстерүгә һәм алга этәрүгә юнәлдерелгән ел саен уздырыла торган онлайн-тавыш бирү гамәлгә ашырыла. Татарстан Республикасыннан премиядә Сamelrussia дөяләр питомнигы катнаша.
«Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында дәүләт субсидиясе ярдәмендә Мамадыш шәһәренең «Регина» кунакханә комплексы территориясендә туристларны урнаштыру өчен уңайлы 5 йорт төзелде.
БРИКС дәүләтләре башлыклары саммитын уздыруга әзерлек кысаларында Казанда Татарстан Республикасы башкаласы кунакханәләренең номерлар фондын яңарту буенча чаралар узды. Югары дәрәҗәле кунакларны кабул итү өчен 21 кунакханәдә югары категорияле номерлар фонды әзерләнде.
Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты Air Arabia авиакомпаниясе белән берлектә БГӘ блогерлары өчен 1 миллионнан артык язылучы аудиториясе белән Татарстан Республикасында реклама-мәгълүмат туры уздыра. Блог-турның максаты – Татарстан Республикасына дустанә чит илләрдән, аерым алганда Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән туристлар агымын җәлеп итү.
«Бөек Идел юлы» милли туристлык маршрутына керүче Идел буеның өч регионы – Татарстан, Чуашия һәм Мари Эл белән ничек танышырга икәнен хәзер великий-волжский-путь.рф сайтында белергә мөмкин.
Бүген 2024 елда Татарстан Республикасында туристлык инфраструктурасын үстерүгә һәм вакыйгалар үткәрүгә субсидияләр алуга гаризалар кабул ителә башлады.
Татарстан Республикасында «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында алынган бердәм субсидия акчаларыннан 2024 елда туристлык инфраструктурасын үстерүгә һәм вакыйгалы чаралар уздыруга субсидияләр бирү өчен икенче конкурс сайлап алуында җиңүчеләр билгеле булды.
Татарстан Республикасының глэмпинглар картасы яңа проект — «Белый яр» глэмпингы белән тулыланды, ул үз эшен Семрук бистәсеннән нибары 50 метр ераклыкта, Лаеш районында башлады. Глэмпингны ачу «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында дәүләт субсидияләре ярдәмендә мөмкин булды.
МТС компаниясе «Казан» станциясеннән «Зөя» станциясенә кадәр 50 километрлык электропоезд маршруты буенча бушлай аудиогид җибәрде. Аудиоэкскурсияне онлайн тыңларга яки МТС Live кушымтасыннан күчереп алырга мөмкин, ул теләсә нинди оператор абонентлары өчен мөмкин.