ЯҢАЛЫКЛАР


21
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

23 декабрьдә 17.00 сәгатьтә «Казан Кремле» Музей-тыюлыгының  «Манеж» Күргәзмәләр залы  «Петербург очрашулары»на көтә.  «Тукайга сәяхәт» күргәзмәсе кысасында кышкы башкала кунаклары аерым программа әзерләде – бөек татар мәгърифәтчеләренең берсе, халык шагыйре Габдулла Тукай истәлегенә бүләк.

Кичәнең махсус кунагы Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, танылган артист Ринат Ибраһимов булачак һәм ул анда  үзенең  «По морю жизни», «На корабле судьбы», «Под парусом любви» трилогиясен, шулай ук аудиокитабының беренче өлешен тәкъдир итәчәк. Һәм, әлбәттә инде, ул берничә композиция башкарачак. Очрашуның иң төп вакыйгаларының берсе «Тукайга сәяхәт. Шагыйрьнең тууына 130 ел» күргәзмәсенең иллюстрацияләнгән каталогын тәкъдир итү булып торачак.

 

 

Елдан-ел Татарстан һәм Казан Яңа ел каникулларында туристлар яратып йөргән рейтингның югары ноктасын алып килә. Әгәр узган 2015 ел барышында Татарстанга  2 млн. 700 мең турист килсә, Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә генә дә 130 мең турист Яңа 2106 елны каршылады.

Быелгы Яңа ел көннәре дә шатландыра. Кунаклар каршылау өчен бәйрәм көннәрендә республикада 360 кунакханә, хостел, шифаханә һәм ял базасы эшлиячәк. Урнаштыру чаралары мәгълүматлары буенча бүгенге көндә кунакханәләрдә 2-6 гыйнвар пик даталарында номер фондының 93 процентына, Яңа ел төнендә номер фондының 78 процентына бронь алынган.  31.12.17 дән алып  07.01.17гә кадәр киеренкелек күрсәткече 63,9% тәшкил итә. Бер урынлы   3-4 * отельләрдә бәяләр уртача - 3200, ике урынлыда – 4400, хостелдә  600 сумнан алып булачак. Кунаклар отельләрне  уртача өч көнгә бронь белән ала.

Отельләргә әле бронь алу тәмамланмаган һәм әйтергә кирәк, соңгы мәгълүмат Яңа елга таба булачак, әмма теләүчеләрнең  күп булуы көтелә.

2016 елның 21 декабрендә Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе каршындагы коррупциягә каршы көрәш Комиссиясе утырышы булды. Анда Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты Рәисе Сергей Иванов,  «Социаль һәм гуманитар белем институты» ЧОУ ВПО башкарма директоры, Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Кирилл Пономарев, Татарстан Республикасы экскурсоводлары Ассоциациясе рәисе, Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы Надежда Секретова, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе урынбасары , Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы Николаев Артур Сергеевич  һәм Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты хезмәткәрләре катнашты.

Утырыш барышында дүрт сорау каралды. Беренче сорау 2016 ел нәтиҗәләре буенча 2015-2020 елларга Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетының коррупциягә каршы көрәш программасының гамәлгә ашырылуына кагылды.   Икенче сорау кысасында 2016 елда Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетының рәисе каршындагы комиссиясенең коррупциягә каршы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм  2017 елга эш планын раслау каралды. Өченче пункт буенча бүләкләр бирү һәм алуны тыю турында сөйләнде. Дүртенче пункт белән 2016 елда юридик затлардан һәм гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләрдә һәм  вазифаи затлар эшчәнлегендә коррупция чагылышлары турында СМИда басылган мәгълүматлар мониторингы нәтиҗәләре җиткерелде.


20
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасында Яңа ел бәйрәме чаралары старт ала.

Казан, Яңа ел бәйрәмнәрендә, безнең республикага килүче барлык туристлар өчен керү капкасы кебек булып тора. Яңа ел алдыннан   Иске Татар бистәсендә  Яңа ел ярминкәсе ачыла – быел ул өченче ярминкә инде. 24 декабрьдән 7 гыйнварга кадәр традиция буенча ярминкәдә 10 өй эшли, алардан туристлар Яңа ел сувенирларын һәм Татарстанның һөнәр осталарының ясаган әйберләрен сатып ала алачак, шулай ук татар милли ризыкларын татып карау мөмкинлеге дә булачак. Узган елдагы кебек, Кремль яны да кунакларны көтә. Ул светодиод фигуралар һәм мең төрле утлар белән бизәлгән. Болардан тыш, кышкы ял көннәрендә Казанда яшәүчеләрне һәм кунакларны озынлыгы 1 чакрымга җиткән Европадагы иң зур шугалакларның берсе булган  Кремль шугалагы көтә. «Казань Арена» стадионы территориясендә  «Юркин Парк. Ледниковый период.» кышкы күңел ачулар паркы үз эшен башлап җибәрде. Паркта бөтен теләүчеләр өчен бушлай тимераякта шуулар прокаты эшли. Боз шугалагыннан тыш монда 7 мең квадрат метрга җиткән мәйданда  бөтен яшьтәге килүчеләр өчен дистәгә якын мавыктыргыч күңел ачулар оештырыла.  7 гыйнварда  «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданда Казан шәһәрендә һәм Татарстан Республикасында беренче тапкыр «Оранжевый ветер» кышкы актив спорт фестивале узачак. Фестиваль программасына кайтинг һәм винд-серфинг буенча профессиональ спортчылар уеннары кертелгән. Чарага 10 меңнән артык кеше килүе көтелә, алар өчен анда күңелле музыкаль программа, мендәрләрдә һәм этләр җигеп чаналарда шуулар оештырылачак, кунакларга  уңайлы булсын өчен кайнар туклану нокталары эшлиячәк.

 


19
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 21 декабрендә  10.00 сәгатьтә видеоязма режимында  Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты  рәисе каршындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы була. Комиссия утырышының көн тәртибе Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетының сайтында «Татарстан Республикасы  туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе каршындагы коррупциягә каршы көрәшү  комиссиясе» вкладкасындагы «Комиссия утырышын уздыру турында анонслар» вкладкасының «Коррупциягә каршы көрәшү. Сораулар һәм тәкъдимнәр» разделында  (843) 222-90-29 телефоны һәм  Zulfiya.Tazetdinova@tatar.ru электрон почтасы аша кабул ителә. 

2017 елның 22-24 февралендә Мәскәүдә «Гостиный Двор» ТВК мәйданчыгында «Үзеңнең  2017 елгы Россияңне ач!» II Бөтенроссия күргәзмә-фестивале була.

Чара Россия Федерациясе территориясендә Ростуризм, Россия туриндустриясе Союзы һәм «Ефәк юл» раллиенең Халыкара оештыру комитеты ярдәмендә актив, спорт, авто- һәм экотуризмны үстерүгә багышлана.

Күргәзмә-фестивальнең төп темасы - туристлык брендларын үстерү, шулай  ук РФ туризмы өлкәсендә импорт алмаштыруга юнәлтелгән бурычларны  хәл итү.

Катнашу мәсьәләсе буенча чараны оештыручылар -   «РЭД Групп» күргәзмәләр компаниясенә мәрәҗәгать итәргә кирәк


16
декабрь, 2016 ел
җомга

2016 елның 16 декабрендә Казан ратушасының Колонналар залында (Карл Маркс урамы,33)  «Туризм лидеры» республика конкурсында җиңүчеләрне котлау тантанасы булды. Котлау сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш.Халиков һәм Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе С.Е.Иванов чыгыш ясады.

 

Бүген Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетында комитет рәисе Сергей Ивановның Казанда 15 декабрьдән 17 декабрьгә кадәр булачак Travel Agent Federation of India делегациясе белән очрашуы булды. Сергей Иванов  кунакларга Татарстан Республикасының туристлык мөмкинлекләрен тәкъдир итте.

 Казанга килү ассоциация җитәкчеләре визиты программасының бер өлеше булып тора. Россиягә визитның максаты – Россия туристлык департаментлары белән контактларны, Һиндстаннан зур сандагы туристларны җәлеп итү өчен хезмәт күрсәтүләрне җайлау.

Белешмә өчен: Һиндстанда TAFI Ассоциациясе - иң өлкәне, ул 1988 елдан бирле яшәп килә һәм аның составына илнең  1500 зур туристлык компанияләре керә.


15
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның  Төркия башкаласы – Анкарада эш визиты бара.Татарстан Республикасы  туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов рәсми делегация составында  визитта катнаша.

  Татарстан Республикасы Президентының Төркия Республикасына эш визиты программасында  «Гебзе» сәнәгать зонасы оештырган «Хаят» холдингы, «ERG Insaat» төзелеш компаниясе һәм «Турецкие авиалинии» авиакомпаниясе вәкилләре белән эшлекле очрашулар булды. Төрек-Татарстан эшлекле форумында һәм Төркиянең икътисад министры Нихат Зейбекджи белән очрашуда  сәүдә-икътисад мөнәсәбәтләре  үсеше перспективалары каралды.  

Көннең икенче яртысында Төркия Республикасы Президенты Сараенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Төркия  Республикасы  Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белә рәсми очрашуы булды. Болардан тыш визит программасында Төркия Республикасы  Премьер-министры Биналы Йылдырым, Төркия Республикасы чит илләр эшләре министры Мәүләт Чавушоглу һәм Анкара шәһәре мэры Ибраһим Мелих Гёкчек белән очрашулар каралган.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Ататюрка Мавзолеена баруны һәм заманча Төркия Республикасына нигез салучыга венок куюны планлаштырган.


14
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

ТР башкаласы Россиядә Яңа елда ял итү өчен иң популяр шәһәрләр өчлегенә кергән. Мәскәү белән Санкт-Петербург лидерлык иткән рейтинг 31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр отельләр һәм апартаментларга бронь алуларга нигезләнгән.

Яңа ел төнендә Казан кунакханәләре 70 процентка, ә 3сеннән 6 гыйнварга кадәр 80 процентка тулачак.

Яңа елда Казанга килүче туристлар агымында нигездә Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Түбән Новгородта,шулай ук Марий Элда, Удмуртиядә һәм Ульяновск өлкәсендә яшәүчеләр булачак.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International